Баш бит » 2012 » Октябрь » 29
"Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау, үстерү” җыены кысаларында оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашучылар туган телне саклау юнәлешендә әле башкарасы эшләрнең күп булуын белдерде.
Әлеге халыкара фәнни-гамәли форум кысаларында КФУның Филология һәм сәнгать институтында түгәрәк өстәл оештырылды. Анда "Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү: актуаль мәсьәләләр һәм перспективалар” темасы буенча фикер алыштылар дип хәбәр итәләр уку йортының матбугат хезмәтеннән.
    Чарада катнашучылар рухи һәм матди мирасны саклау, үстерү чарасы буларак туган телләр һәм әдәбият, телне саклауда укытучының миссиясе һәм милли телләрне өйрәнүгә кызыксынуны ничек арттыру турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, язучы Разил Вәлиев чарадагы чыгышында, 90 нчы еллардан башлап 2000 елларга кадәр милли сәясәт өлкәсендә шактый эшләр башкарылуына билгеләп үтсә дә, шуннан соңгы чорда бу юнәлештә сүлпәнлек сизелүенә басым ясады. Алай гына да түгел, агымдагы елның 17 октябрендә Россия Дәүләт Думасы кабул иткән карарда милли телләр турында берни дә әйтелмәвен тирән борчылуын белдерде ул. "Әлеге канун шулай кабул ителсә, без дә, башка милләтләр дә үз туган телләрен ничек тели, шулай укыта ... Дәвамы
Караулар: 1785 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 29.10.2012