Баш бит » 2013 » Май » 02
    Быел Чаллы шәһәре хакимияте, башкарма комитеты әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән шәхесләрне бүләкләү буенча карар кабул иткән иде. Йөз мең сум күләмендәге акчалата бүләкләр 26 апрельдә Тукай туган көнне тапшырылды. 
Моңа кадәр дә сәнгать, мәдәният, әдәбият юнәлешендә алга киткән, бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертүчеләрне Чаллыда беркадәр бәяләп килделәр. Ләкин быелгы бүләкләү шактый зурдан иде һәм аны Тукай туган көнгә туры китереп тапшырулары игътибарга лаек. Мондый хәл Чаллыда беренче тапкыр булды. Кайберәүләр инде Чаллы үзенең Тукай премиясен булдырды дигән фикерләрен дә ирештерде. Шулай да хакимиятнең бүләкләү турындагы карарында рәсми рәвештә "2013 елда әдәбиятта һәм һәм сәнгатьтә ирешкән казанышлар өчен” диелә. Халык моны Тукай бүләге дип кабул иткән икән, шулай булсын. ... Дәвамы
Караулар: 1486 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 02.05.2013

   Быел Татарстанның иң югары дәүләт бүләге Габдулла Тукай бүләгенә мәдәният, әдәбият һәм сәнгать әһелләре – барлыгы сигез кеше тәкъдим ителгән иде. Комиссия бу бүләккә биш кешене лаек дип тапкан.
Караулар: 1556 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 02.05.2013