17:25 Җамал Вәлиди мирасы белән танышыйк | |
Татарстанның Милли китапханәсендә татарның мәшһүр шәхесе Җамал Вәлидигә (1887-1932) багышланган күргәзмә эшли. Китапханәнең зур залында урын алган күргәзмә әдәби тәнкыйтьченең тормыш юлын һәм эшчәнлеген киң колачлап күрсәтә.
Әдәбият галимнәре раслаганча, Җамал Вәлиди - ХХ гасыр башындагы иң күренекле татар мәгърифәтчеләренең берсе. Әлеге галим-энциклопедист тарихка татар әдәби профессиональ тәнкыйтьтенә нигез салучы, фикер иясе, тел белгече, диалектолог, татар әдәбияты тарихчысы, мөгаллим-әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе һәм публицист буларак кереп калган. Вәлидинең мирасы татар һәм төрки халыкларның гуманитар фәннәр үсешендә зур кыйммәткә ия. Фикер иясе һәм галимнең эшчәнлеге кырык биш яшендә туктала. Җамал Вәлиди татар интеллигенциясе вәкилләре арасыннан беренче булып сәяси золым корбаны булуга дучар ителә. Җамал Вәлидинең исеме матбугатта узган гасырның унынчы еллар башында ук күренә башлый. «Вакыт» газетасы һәм «Шура», «Аң» журналларында басылган беренче мәкаләләрендә үк ул үзен әдәбиятта һәм сәнгатьтә тирән аңлаган, киң эрудицияле, сәләтле тәнкыйтьче итеп таныта. Шул чорның күренекле язучылар иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләрен яза. 1923 елда чыккан «Очерк истории образованности и литературы татар» исемле китабында татар иҗтимагый фикеренең борынгы заманнардан алып 1917 елга кадәр үсешенең төп этапларына сыйфатнамә, XIX–XX гасыр татар фәненең, мәдәниятының күп кенә вәкилләре эшчәнлегенә бәя бирә. "Җамал Вәлиди башка танылган тюркологлар кебек үк киңкырлы галим булган, ул кыска гына иҗат гомерендә татар филологиясе һәм тарихына кагылышлы бик күп мәсьәләләр буенча тикшеренүләр үткәрергә өлгерә”, - дип язган аның турында академик Мирфатыйх Зәкиев.
Китапханәдә Җамал Вәлидинең китаплары, төрле газет-журналларда дөнья күргән хезмәтләре белән танышырга мөмкин. Проектны әзерләүчеләр хәбәр иткәнчә, тирән эчтәлекле күргәзмә 2013 елның гыйнварына кадәр эшләячәк. Чыганак Мөршидә Кыямова | |
Караулар: 2280 | | |