Баш бит » 2016 » Ноябрь » 4 » Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
18:28
Казанда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" бәйгесе җиңүчеләреКичә, 2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.          Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан “Белем.ру” порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр. 

Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.

Бәйгедән фоторепортаж һәм җиңүчеләр исемлеге белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга була: http://konkurs.belem.ru

Чыганак: 
Караулар: 1113 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Белем җәүһәрләре