Үзем турында
 
 
 
  
 
 
                        Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
                            Күрергә җанлылык вактын татарның.
                            Татар бәхте өчен мин җан атармын:
                            Татар бит мин, үзем дә чын татармын.
                                                                                        Г.Тукай.
Мин - Әкбәрова Ләйсән Рәүф кызы
 
Туу вакытым: 01.02.1976
 
Белемем: югары, Казан дәүләт университеты, 1998
 
Белгечлегем: филология
 
Квалификациям: филолог, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
 
Квалификацион категориям: югары, 2014
 
Педагогик стажым: 15 ел
    
Тормыштагы девизым: "Бишектән ләхеткәчә гыйлем өйрән!"
 
Максатым: укучыларга төпле белем бирү; аларны халкыбызны, газиз телебезне, сәнгатебез һәм мәдәниятебезне, тарихи үткәнебезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүче шәхесләр итеп тәрбияләү; матурлыкны күрә һәм кадерли белергә өйрәтү.
 
Яраткан шөгыльләрем:  
1. Бәйләү, чигү сәнгате белән шөгыльләнү.
 Бу шөгылем минем өчен иң яхшы ял һәм илһам чыганагы бирә. Иҗади эшләремнең кайберләрен "Иң яраткан шөгылем"  фотоальбомында, "Күңел җәүһәрләре" битендә күрергә мөмкин. Борынгыдан килгән бәйләү һәм чигү сәнгатенә балаларны да өйрәтәм. Укучыларымның иҗади кул эшләрен "Балалар иҗаты” бүлегендә һәм   "Укытучы иҗатыннан - укучы иҗатына" фотоальбомында, "Күңел җәүһәрләре" битендә табарга була.
2. Өй гөлләре һәм бакча үсемлекләре, чәчәкләр үстерү.
Минем чәчкәләремнең фотоларын "Гөлбакча” , "Гөлләрем” фотоальбомнарыннан, "Матурлыкка омтылу" битеннән карарга  мөмкин.
3. Фотога төшерү.
Бигрәк тә табигать күренешләрен фотога төшерергә яратам. Фотоальбомнардагы фотоларның күбесе - минем эшем.
                 
                      
                     Хөрмәтле сайт кунаклары, коллегаларым!
 
     Милләтебезне, телебезне саклау, башка милләт вәкилләрендә татар халкы, татар иленә карата хөрмәт һәм ихтирам уяту – безнең уртак бурычыбыз. Әйдәгез, бу авыр һәм катлаулы эшебездә бердәм булыйк, бергәләп эшлик, тәҗрибә алмашыйк.