Берләшик әле, берләшик!
 
     Дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип исәпләнелә. Русиядә татарларның саны 5 310 649 кеше. Шуларның якынча 4,6 млн Идел-Урал буенда урнашкан. Русия Федерациясендә сан буенча икенче халык, Татарстан Җөмһүриятенең төп халкы.
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. 
   Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШта, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр. Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге СССРдагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар. /Чыганак/
     Бу биттә төрле төбәкләрдә яшәүче татарлар, аларның тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешен яктырткан сайтлар исемлеген туплап барырга уйладым. Милләттәшләребез белән аралашу, аларның яшәеше турында хәбәрдар булу, элемтәдә тору өчен файдалы булыр.