Халкыбызның күңел җәүһәрләрен, нәккаш осталыгын, камил зәвыгын, пакъ җанын сөйләүче чигүле эскәтер-сөлгеләр, купшы калфаклар, гаҗәеп нәфис беләзек-алкалар, көмештәй чүлмәк-комганнар - һәммәсе хәзер сандыкларда гына сакланырлык кадерле, бәһасез байлык. Күңелләре дә, үзләре дә матур булган шул әби-бабаларыбызның!
Ачыйк без ул сандыкларны. Ашыкмыйча гына карыйк ул ядкарьләрне. Сокланыйк. Ерактагы тарихыбызга якынайыйк. Ачыйк сандыкны...