АСЫЛ СҮЗЛӘР 
 
                            
 

Я Х Ш Ы Л Ы К  Т У Р Ы Н Д А


 

 
  * Әгәр кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнмәсәләр, җир йөзендә кешелек юкка чыгар. /Вальтер Скотт/
 
  * Изгелек - саңгырау ишетә, сукыр күрә торган нәрсә ул. /Марк Твен/
 
  * Кара эзләп, табарсың син җиһаннан,
    Бөтенләй китмәгән изгелек аннан. /Габдулла Тукай/
 
  * Яхшы кеше башкаларга күрсәткән ярдәме белән мактанмас, яхшылыкларын халыкка белдереп шөһрәт казанырга тырышмас. /Госман хәзрәт Исхакый/
 
  * Яхшылыкка ышану өчен аны эшли башларга кирәк. /Лев Толстой/
 
  * Яхшы эшләр эшләү өчен коры җирдә һәм диңгездә патшалык итү кирәкми. /Аристотель/
 
  * "...уңышка ирешү өчен яхшылык кылыгыз"  /Коръән, "Хаҗ" сүрәсе, 77 нче аять/
 
  * Сезнең берегез дә үзенә теләгәнне кардәшенә дә теләмичә торып, чын иманлы булмас. /Хәдис/
 
  * Бер кешедән сораганчы, ун кешегә үзең бир. /Татар халык мәкале/
 
  * Алтын җирдә ятмас, яхшылык юлда ятмас. /Татар халык мәкале/
 
  * Башкаларга изгелек кылырга кулыңнан килмәсә дә, усаллык кылма. /Татар халык мәкале/
 

 

Г А И Л Ә  Т У Р Ы Н Д А


 

 
  * Бер генә ата да баласына яхшы тәрбиядән кыйммәтлерәк бүләк бирә алмый. /Мөхәммәт пәйгамбәр/
 
  * Иң мөһиме - яхшы кеше булып үсү һәм кешеләрне ярату. /Минтимер Шәймиев/
 
  * Кеше - җимеш, әти белән әни шул җимешнең агачлары. /Унсур әл- маали/
 
  * Алма агачыннан ерак төшми. /Халык әйтеме/
 
  * Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе булып калыр. /Оноре де Бальзак/
 
                                            Мәкаль һәм әйтемнәр
 
  *  Таба белсәң, бага бел.
 
  *  Оясында ни күрсә, очканында шул булыр.
 
  *  Алтын-көмешнең искесе булмас, ата-ананың бәһасе булмас.
 
  *  Мөгезен сындырганны болан онытмас, атасын хурлаганны угълан онытмас.
 
  *  Бала кечкенә вакытта беләккә авыр, үскәч - йөрәккә авыр.
 
  *  Ана баланы ике кат тудыра: бер кат - тән биреп, икенче кат - тел биреп.
 

 

С Ә Л Ә Т   Һ Ә М  А Н Ы  Ү С Т Е Р Ү  Т У Р Ы Н Д А                               


                                  татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре
 
  *  Һәр кош үз канаты белән оча.
 
  *  Былбылны сайравыннан таныйлар.
 
  *  Кошлар тумый канатсыз,
     Кеше тумый талантсыз.
 
  *  Олы талантлар берьюлы гына тумый.
 
  * Тавис каурые белән матур,
     Сандугач сайравы белән матур.
 
  *  Сәләтнең бер өлеше - тумыштан,
     Тугыз өлеше - тырышлыктан.
 
  *  Сәләтеңә җилкән тек, җил булмаса - ишкәк ал!
 
  * Сәләтсез кеше юк, тик нидә икәнен кеше үзе генә белми.
 
  *  Бөркетнең канаты очканда ныгый.
 
  *  Ялгыз чапкан ат йөгерек.