МАТУРЛЫККА ОМТЫЛУ
Гөлсез дөнья -
Тәрәзәсез
Бер тирмә.
Ф.Яруллин.
Әй, гөлләр, гөлләр, гөлләр:
Резедәләр, сөмбелләр.
Сез - җирнең мәхәббәте,
Сез - җирнең мәрхәмәте.
Өзмим әле алларын -
Кинәнсеннәр җаннарым.
Шиңмәсеннәр беркайчан,
Алар - яшьлек таңнарым.
Ф.Яруллин
Җир - гаҗәп матур келәм. Аның бизәкләре - чәчәкләр. Ниндиләре генә юк аларның!
Мин дә чәчәкләр, гөлләр үстерергә бик яратам.
Сезне бүген үзем үстергән гөлбакча буйлап сәяхәткә чакырам.