Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Атлас Минхәир улы Булатов - Кукмара тарихында якты эз калдырган шәхес
11.09.2015, 22:20

   Быел районыбыз 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан аның тарихы, күренекле шәхесләре турында язмалар бирүне дәвам итәбез. Беренче язмабыз – Кукмара тарихында якты эз калдырган, 1965-1980 елларда КПССның район комитетын җитәкләгән Атлас Минхәир улы Булатов турында.

Нурлы нигез салучы

Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән, дип әйтергә ярата безнең халык. Шулай анысы. Әмма ничек уза соң ул? Хикмәт менә шунда. Шөкер, мин үземнең хезмәт юлымда тормышларын мәгънәле, сокланырлык, үрнәк алырлык итеп коручылар белән очраштым һәм шәхсән үземә дә аларның йогынтысы ифрат зур булды.

Сүзем мөхтәрәм шәхес Атлас Минхәир улы Булатов хакында. Ул Кукмарада партия райкомының беренче секретаре вакытында (быел аның Кукмарада җитәкчелек эшенә алынуына нәкъ 50 ел) мин Балтач районында авыл хуҗалыгы тармагында эшли идем. Баш белгеч тә, хуҗалык җитәкчесе дә булдым. Атлас Минхәировичны да, Кукмара халкын да 1976 елдан бирле бик яхшы беләм. Безнең якларда бу ике район халкын күп очракта Шәмәрдән бистәсе очраштыра иде. Тимер юл вокзалы, ит комбинаты, элеватор - шушы бистәдә. Безнең өчен үзара аралашу урыны да булып хезмәт итте әле ул бистә. Югыйсә, аралашу, фикерләшү бик кирәк иде. Кукмараның гөрләгән, чәчәк аткан чорлары бу. Районның алдынгылар сафында булуының сәбәбе исә бик гади: Атлас Минхәирович халык хуҗалыгы тармагында эшләү өчен җитәкче кадрларны таба, тәрбияли, ахыр килеп, үсендерә – хезмәтне дөрес бәяли белде. Зыялы, төпле белемле кеше иде. Ул - оста оратор, язу-сызуга да бик һәвәс кеше. Тормыш иптәше Лена Сабирҗан кызы - укытучы. Аңа да Ходай Тәгалә язу-сызу, сөйләм осталыгын кызганмаган. Кызлары Римманың журналистлык һөнәре сайлавы юккадыр дисезме?

Кукмара белән Балтач гомер-гомергә хезмәттә көндәшләр булдылар, бер-беребездән өйрәнеп яшәдек. Бары - бергә, югы уртак иде. Балтачка терәлеп үк торган “Россия”, “Восток” колхозларында бертуган Гафият, Галимулла Гарифуллиннар, “Коммунизмга”, Вахитов исемендәге колхозларда шулай ук бертуган Камил, Нәфыйк Шакировлар, “Алга”да Мияссәр Мансуров, “Ударник”та Ясәви Фәйзиев, “Урал”да Миннәхмәт Фәләхов, “Яңа тормыш”та Рафыйк Рәүпов һәм башкалар җитәкчелек итте. Алар барысы да Атлас Булатов кадрлары. Сәүдә, төзелеш, мәгариф тармакларында да үз хезмәтенең чын осталары, шәхесләр иде. Булатов үзенә дә таләпчән булды, алардан да эш таләп итте. Кукмараның үзендә дә, күрше-тирә районнарда да, республикада да алар белән исәпләштеләр, алардан өйрәнделәр. Кукмараның үзендә ел саен 90 фатирлы йорт файдалануга тапшырыла иде, су, газ кертелде, канализация үткәрелде. Болар барысы да төньяк районнарда беренчеләрдән булып Кукмарада гамәлгә керде. Атлас Минхәирович, тагын бер кат басым ясап әйтәм, кадрларны сайлый, үстерә белде, аларны эшкә рухландырды. Бик намуслы гомер кичерде ул.

Пенсиягә чыккач, шулай бервакыт Казан урамында очраштык та, хәл-әхвәл сораштыра башладым.“Һич зарланмыйм. Язмышыма бик рәхмәтле. Рәхәтләнеп китаплар укыйм, бигрәк тә детектив әсәрләргә күңел тартылды бит әле, – дип сөйли башлады. – Аннан Шолохов, Әпсәләмов әсәрләрен кабаттан бертын белән укып чыктым, газеталар өчен истәлекләр язу да үземә ошап китте. Дачада кечкенә генә булса да йорт җиткереп йөрибез, мунча да салырга исәп бар, анысына быел өлгерә алмабыз инде“.

Мин инде – Атлас Минхәировичтан соң Мамадышта җитәкчелек эшен үз кулыма алган кеше, дөресрәге, аның эшен дәвам иттерүче. Яшермим, шундый оста, билгеле шәхестән соң миңа бик авырга туры килер дип уйлаган идем. Киресенчә, Атлас Минхәировичның башлаган эшен дәвам итү бик уңай булды. Урамдагы очраклы очрашу күңелемә оеткы салды бит. Шундый мөхтәрәм кешегә дача төзелешендә бераз ярдәм итсәк, бер дә гөнаһ булмас иде, дип уйлап куйдым. Хезмәттәшләр белән фикерләштек тә, мунча бурасы буратырга булдык, бераздан Атлас Минхәировичка хәбәр салдым. Шатланды, аннан берникадәр вакыттан соң шалтырата бу: “Бик ашыкмагыз, язга кадәр көтәм әле”, – ди. “Ник?” – мин әйтәм. “Акча җитеп бетмәс кебек. Бушка эшләтү турында авызыңны да ачма”. Атлас Минхаирович менә шундый тәрбия алган кеше иде.

Тора-бара аның дуслары минем дусларыма әверелде һәм дуслар булганда, әлбәттә инде, кыенлыклар да ансат чишелә. Киров өлкәсенең Вятка Аланы бистәсендәге хәрби завод җитәкчесе Федор Иванович безнең халыкны нәкъ менә Атлас абый белән чын дуслык тәэсирендә олылады, хөрмәтләде. “Сезнең Атласыгыз үзе генә дә ни тора!” – дип әйтә иде ул. Вятка Аланындагы Сабантуйга да барлык Кукмара, Балтач халкы җыелып килә, һәм соңгы елларда аларга мамадышлылар да өстәлде.

Кукмара халкы - бик һөнәрле халык. Атлас Минхәирович халыкның менә шушы өстенлеген нык сиземләде һәм итек басу, туннар, бүрекләр, өс киемнәре тегү, кирпеч сугу кебек һөнәрчелекнең тагын да үсүенә булышлык итте, киңрәк мөмкинлекләр тудырды.

Бүген менә шушы язмам белән Атлас Минхәировичны искә алуымның төп максаты – заманында җир җимертеп эшләп йөргән, халык хуҗалыгын үстерүгә үз-үзләрен аямыйча хезмәт куйган шәхесләребезне яшь буын вәкилләре белсен дигән теләктән. Татарстаныбызның бүгенгедәй чәчәк атуында да нәкъ менә аларның өлеше бәяләп бетергесез. Кукмара, Саба, Мамадыш төбәкләрендә Булатов салган нигез (кадрларның алтын фондын булдыруны күз алдында тотам) нык һәм нурлы булды.

Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, Россия Дәүләт Думасы депутаты

Редакциядән: Әлеге язма “Ватаным Татарстан” газетасының 9 сентябрь санынан күчереп бирелде. Аны республика газетасыннан укыганнан соң, редакциябезгә шалтыратып, үз фикерләрен белдерүчеләр булды. Атлас Минхәир улы белән бер чорда эшләгән хезмәт ветераннары поселогыбызның мәдәният һәм ял паркына Атлас Булатов исемен бирү тәкъдиме белән чыктылар.

Рафыйк РӘҮФОВ, Татар Толлысы авылы:

-Мин әлеге язмадагы “Атлас Минхәирович кадрларны сайлый, үстерә белде, аларны эшкә рухландырды”, - дигән фикер белән бик килешәм. Аның  чыннан да кадрларны сайлый белү таланты бар иде. Кешене эшкә билгеләгәч, аңа гел ярдәм итеп торды. Шул ук вакытта үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән иде. Үземнең хезмәт юлым да шул чорда “Заветы Ильича” хуҗалыгында бригадир буларак башланып китте. Бервакыт тракторга берничек тә запчасть табып булмагач, иртә таңнан мотоциклга утырып, Булатовның үзе янына киттем. Бригадирның шулай хуҗалык гозере белән йөрүенә бик күңеле булды. Аның белән танышу шуннан башланды. Ике елдан соң “Яңа тормыш” хуҗалыгына җитәкче итеп куйды. Ышанычын акларга тырыштым. Чын хезмәт кешесе, талантлы җитәкче, зур хәреф белән язарлык яхшы Кеше иде ул.

Азат САБИТОВ, матбугат ветераны:

-Кукмараны Кукмара иткән кеше ул. Аннан соң килгән җитәкчеләр дә район үсеше өчен аның кебек көч түккән булсалар, поселогыбыз күптән шәһәргә әверелгән булыр иде инде. Киләчәкне алдан күрүче, үз кул астында эшләүчеләргә зур ышаныч белдереп, аларны уртак хезмәткә әйди белүче җитәкче иде ул.

 Аның турында начар фикердә булган, аңа үпкәләгән кеше юктыр дип уйлыйм. Үзем дә ул елларда райкомның оештыру бүлегендә инструктор булып эшләдем. Андый җитәкче янында эшләвем белән үземне бәхетле дип саныйм.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Поселокның мәдәният һәм ял паркына Атлас Булатов исемен бирү тәкъдименә кушыласызмы, нинди фикерләрегез бар? Бу хакта редакциягә 2-65-60,  2-65-59 телефоннарына шалтыратып белдерә аласыз. Шулай ук kukmor-rt.ru сайтында игълан ителгән сораштыруда да катнашып, фикерегезне белдерүегезне сорыйбыз.

 
 
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Атлас Булатов, Кукмара
Караулар: 1624 | Загрузок: 0