Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Данис Зиннур улы Зарипов
28.04.2012, 21:11

    Танылган хоккейчы Данис Зариповның нәсел тамырлары  Кукмара районының Ядегәр авылына тоташа.
    Данис Зарипов зур хоккей тормышы Русия чемпионатының югары лигасында чыгыш ясаган Чиләбе «Мечел»ында башлана. 1998 елда 17 яшьлек һөҗүмчеүзен Төньяк Америкада сынап карарга уйлый. 1998-1999 еллар сезонында ул Көнбатыш хоккей лигасында (WHL) «Свифт Каррент Бронкос» (Канада) командасы өчен чыгыш ясый һәм 62 матчта 23 шайба кертә, шулай ук 8 передача ясый.
    2001-2002 еллар сезонында Зарипов «Ак Барс» командасында уйный башлый.
Зарипов Русия җыелма командасына кандидат буларак 2003 елда әзер булса да, дөнья чемпионатына бары 2006 елда гына алына. Ул ел һөҗүмче өчен гомумән уңышлы була: даими беренчелектә ул 49 очко җыя, плей-оффта 3 гол кертә, 8 передача ясый һәм шул рәвешле «Ак Барс» командасының Россия чемпионы булуына зур өлеш кертә. 2006 елгы дөнья чемпионатында Данис 2 шайба кертә һәм 3 передача ясый, ләкин бу турнирда Русия җыелма командасы бары чирек финалга гына барып җитә.
    2006-2007 ел сезонында һөҗүмче, 53 матчта 62 очко (32+30) җыеп, үз рекордын куя. Моңа шулай ук Алексей Морозов һәм Сергей Зиновьев белән бергә уйнау да ярдәм итә. «Ак Барс» көмеш медальләр яулаганнан соң, Данисны Россия җыелма командасына чакыралар. 2007 елда Мәскәүдә үткәрелгән дөнья чемпионатында ул «плюс-минус» күрсәткече буенча иң яхшы уенчыларның берсе дип таныла.
    2008 елда Канадада үткәрелгән дөнья чемпионатында Зарипов Русия җыелма командасы составында турнирның җиңүчесе була. Бер елдан соң ул, 2 матчта гына катнашуына карамастан (җәрәһәт алу сәбәпле, команда составыннан төшеп кала), 3 очко (2+1) җыярга өлгерә.
   Данис Зарипов - Русия чемпионы (2005-2006), Русия чемпионатының көмеш призеры (2006-2007), дөнья чемпионатының бронза призеры (2007), дөнья чемпионы (2008, 2009), Гагарин кубогы иясе һәм КХЛ чемпионы (2009, 2010).
 
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: спорт, хоккейчы, танылган якташлар
Караулар: 1666 | Загрузок: 0