Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Язучы, журналист Тәлгать Нәҗмиев
17.03.2012, 20:15
   Тәлгать Самат улы Нәҗмиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Кукмара районы Байлангар авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1967 елда шул авыл урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет, күрше Саба районының Шәмәрдән эшчеләр бистәсенә килеп, шундагы промкомбинатның клуб мөдире булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укый.
  1969-1972 елларда Т.Нәҗмиев Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, Саба район башкарма комитетының мәдәният бүлеге карамагындагы автоклуб мөдире булып эшли. 1972-1975 елларда үзе оештырышкан җирле радиотапшырулар үзәген җитәкли. Шул елларда Т.Нәҗмиев читтән торып укып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1981 елдан ул — Саба район газетасы «Җиңү байрагы»ның (хәзерге «Саба таңнары») баш мөхәррире хезмәтендә.
  Тәлгат Нәҗмиев киң даирә укучыларга публицистик язмалары һәм мәзәк жанрындагы кыска хикәяләре белән мәгълүм. Ул — Саба районының күренекле шәхесләре, алтын куллы һөнәр ияләре, шушы төбәктән чыккан язучылар, сәнгать һәм фән эшлеклеләре турында язган күпсанлы очерклар, «Яуширмәдән — Истанбулга» (Гаяз Исхакый турында), «Лермонтов һәм Тархан», «Дүрт очрашу» (Хәсән Туфан турында), «Пушкин һәм лицей», «Гагарин төшкән җирдә», «Бухенвальд һаман сагышта» кебек сәяхәтләре вакытында алган тәэсирләрен бәян иткән күләмле юлъяз-малар һәм каләмдәшләре Мәгъсүм Хуҗин, Мөнир Абдуллиннар белән хезмәттәшлектә иҗат иткән һәм Саба төбәгенең үткәнен, бүгенгесен киң планда яктырткан «Яшә, Саба-йорт!» (1999), «Керик әле Саба урманнарына» (2001) исемле тарихи-публицистик китаплар авторы.
  Тәлгат Нәҗмиевне татар фольклоры һәм язма әдәбиятының иң борынгы жанрларыннан берсе булган хикәят, кыска хикәя, мәзәк төрен .терге-зеп-җанландырып җибәрүче һәм бүгенге чынбарлык материалы җирлегендә аның тематик офыкларын киңәйтүче каләм осталарыннан иң танылганы дияргә мөмкин. Аның бу төр әсәрләре дистә еллар буена төрле газе-та-журнал битләрендә («Чаян», «Казан утлары», «Идел», «Татарстан яшьләре» һ.б.) даими басыла килеп, шактый өлеше «Саба мәзәкләре», «Тагын... Саба мәзәкләре», «Тагын... тагын... Саба мәзәкләре» исеме белән 1999-2004 елларда «Матбугат йорты» нәшрияты тарафыннан аерым җыентыкларга туплап нәшер ителә.
   Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Тәлгат Нәҗмиев 1990 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Ул Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге һәм «Бәллүр каләм» призы иясе.
  Т.Нәҗмиев — 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
                                  ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Яшә, Саба-йорт!: тарихи-публицистик очерк / соавт. М.Хуҗин. — Казан: Матбугат йорты, 1999. — 247 б. — 10000 д.
Саба мәзәкләре. — Казан: Матбугат йорты, 1999. — 207 б. — 5000 д.
Керик әле Саба урманнарына: тарихи-публицистик, фәнни-популяр очерклар / соавт. М.Абдуллин. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 320 б. — 5000 д.
Тагын... Саба мәзәкләре. — Казан: Матбугат йорты, 2001. — 335 б. — 5000 д.
Туган туфрак кадере / соавт. И.Әхмәтҗанов. — Казан: Идел-Пресс, 2003. — 350. —600 д.
Тагын... тагын... Саба мәзәкләре. — Казан: Матбугат йорты, 2004. — 416 б. — 5000 д.
Сабаларда эчәр суым булгач: очерклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 3676. —3000 д.
                                      ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Кәримуллин Ә. Сабаның өстәл китабы // Ватаным Татарстан. — 1999. — 28 май.
3 ә к и е в Р. Мәзәк кисәүләре // Чаян. — 1999. — № 23. — 16-17 б.
ШакироваН. Саба төбәгенең көзгесе // Мәдәни җомга. — 2000. — 21 гыйнв.
Сабиров А. Телен тешләгән Тәлгат тә // Шәһри Казан. — 2000. — 4 февр.
Җамалетдинов Л. Мәзәк күңел ачтыра // Ватаным Татарстан. — 2000. — 8 февр.
Абдуллин М. Саба елъязмачысы // Ватаным Татарстан. — 2000. — 1 март. ШәрифуллинФ. Ике елда—дүрт китап, мәзәкләре — бихисап // Мәгариф. — 2001. — №1. — 92-936. Акмалов Н. Урман һәм кешеләр // Мәдәни җомга. — 2001. — 22 июнь.
Ризванов Г. Тагын, тагын, тагын... // Ватаным Татарстан. — 2002. — 25 гыйнв.
Акмалов Н. Сабада мәзәк бетәрме? // Мәдәни җомга. — 2002. — 5 апр.
Ю н ы с о в а А. Көлү бит ул гаеп түгел // Ватаным Татарстан. — 2002. — 8 июнь.
Вәлиев Р. Сабаны мәзәкләштереп, мәзәкне сабалаштырып // Мәдәни җомга. — 2004. — 16 гыйнв. © Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
                                            Татар таныклыгы
Дөресен әйткәндә, Михаил Горбачев белән "фотога төшеп" кайтканнан бирле Мәскәүдә булганым юк иде. Моннан ун ел элек булган башкала түгел икән инде ул. Эшмәкәрләргә, төрле төркемнәргә сатылып беткән сәүдә мәйданнары... Хәтта түләүсез медицина хезмәте күрсәтү дә калмаган бугай. Бераз температурам күтәрелгәч, үзебезнең комплекстагы медицина пунктына белмичә кергән идем. Шәфкать туташы бәяне санап күрсәтте:
—Кабул иткән өчен 170 сум, градусник куйганга—30, сулыш юлларын тыңлаганга—40, пульс санаганга—тагын 30 сум...
—Җитте-җитте, булды,—мин әйтәм.—Даруыгыз да, үзегез дә, акча түләгәнгә кәгазегез дә кирәк түгел,—дия-дия, өстәлендә бер йөзлек калдырдым да ашыгыч ярдәм күрсәтү пунктыннан чыгып тайдым.
...Ул метро тирәсендә нәрсәләр генә сатмыйлар! Мең төрле таныклык, дипломнар тәкъдим итәләр. Күзләрең камаша торган. Мин карап-карап тордым да "Удостоверение татарина" дип алтынсу хәрефләр белән язылганын сатып алдым. Эчендә мөһере һәм "Общество спасения утопающих силами самих утопающих" җәмгыяте хуҗасының кул тамгасы да бар. Тагын мондыйрак җөмлә дә чәпәп куйганнар: "В ком юмор вызывает зло, тому с умом не повезло!" Төсле фотомны тиешле җиренә әйбәтләп ябыштырып куйдым. Казанга кайткач, "Татарстан" дәүләт телевидениесенә керергә кирәк булды. Гомер буе шунда иҗат иткән, озак еллар "Җомга көн кич белән" тапшыруларын алып барган Индус Сирматов чакырган иде.
Килдем Шамил Усман урамындагы телевидение капкасына. Кем икәнемне аңлаттым һәм район Советы халык депутаты таныклыгымны күрсәттем. Каравылчылар тышкы кыяфәтемә, күкрәктәге значогыма тагын бер мәртәбә чекерәеп карадылар да кертеп җибәрделәр бит мине, рәхмәт яугырылар...
Индус Сирматов мине күрүгә:
—Ничек кердең, кем кертте, мин бит пропуск яздырып чыгармаган идем?!— дип тезеп китте. Мин горур кыяфәт белән башны артка ташлап:
—Мәхмүт Хөсәен әйтмешли, безне "белялар"!—дидем һәм "Удостоверение татарина"ны чыгарып кулына тоттырдым.
Индус Сирматов шундый итеп сөзеп-сөзеп карады минем таныклыгыма. Мондый карашка күзлек пыялалары ничек чыдаганнардыр?!.
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: якташыбыз, Т.Нэжмиев, язучы
Караулар: 1496 | Загрузок: 0