Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Кәшипов Марс Нәҗип улы
22.12.2012, 12:32
Кәшипов Марс Нәҗип улы 1943 елның 15 декабрендә Кукмара поселогында туган.
Кукмара 2 нче номерлы урта мәктәбенең 7 классын (1957), Казан рәсем сәнгате училищесын, Казан музыка училищесын (1965), Казан дәүләт консерваториясен (1971) тәмамлый.
Совет Армиясендә хезмәт итә.
1960-61 елларда Кукмара 1 нче номерлы урта мәктәбендә рәсем һәм җыр укытучысы.
1961-65 елларда училище укучысы.
1965-69 елларда Саба балалар музыка мәктәбенең беренче директоры. 1969-71 елларда Казан консерваториясе студенты.
1971-2002 елларда Казан дәүләт педагогия институтының музыка факультетында укытучы, доцент (1995), бер үк вакытта хәзерге көннәргә кадәр Казан шәһәре 16 нчы урта мәктәбенең өстәмә белем бирү укытучысы.
Бик күп җырлар авторы, аның эшкәртүендә татар халык җырларының берничә басмасы әзерләнә.
"ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе” почетлы исеме бирелгән (1988), "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале (2005) белән бүләкләнгән.
Хезмәт ветераны (1988).
 
Чыганак: «Кукмара шәхесләре» җыентыгы
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: күренекле якташ, композитор, Марс Кәшипов
Караулар: 1649 | Загрузок: 0