Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы
22.12.2012, 11:18
    Харисова Чулпан Мөхәррәм кызы (кыз фамилиясе - Мортазина) 1953 елның 17 мартында Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган.
1975 елны Казан дәүләт педагогия иститутын тәмамлый.
Педагогия фәннәре докторы (2002), доцент, профессор (2003). 1975-79 елларда Зур Сәрдек урта мәктәбе укытучысы, завуч.
 1979 елдан Казан дәүләт гуманитар педагогия университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, хәзерге вакытта татар теле белеме кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы (2002). Студентларның фәнни конференцияләрендә күп мәртәбәләр призлы урыннар ала.
Тел белеме буенча 39 хезмәте басылган, мәктәп һәм югары уку йортлары өчен 11 программа төзи.
Аның эшчәнлеге турында район, республика, үзәк матбугатта 55 язма басылып чыга.
Каюм Насыйри исемендәге Татарстан Республикасы бүләге лауреаты (1998).
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы (2003), «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2006).
 КПССның Кукмара райкомы һәм райбашкарма комитеты Почет грамотасы (1979), «Татар телен укыту буенча иң яхшы укытучы» Дипломы белән бүләкләнгән (Казан шәһәре буенча, 2005)
 
Чыганак: «Кукмара шәхесләре» җыентыгы
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Чулпан Харисова, галимә, күренекле якташ
Караулар: 2142 | Загрузок: 0