Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Мөхәммәтҗанов Нурәхмәт Миннегали улы
22.12.2012, 12:04
Мөхәммәтҗанов Нурәхмәт Миннегали улы 1963 елның 19 апрелендә Кукмара районы Битләнгур авылында туган.
Битләнгур башлангыч (1970), Югары Өскебаш сигезьеллык (1978), Кәркәүч урта (1980) мәктәпләрен, 58 номерлы Казан һөнәр училищесын (1984) тәмамлый.
Казан музыка училищесына укырга кереп (1984), Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсына экстерн күчерелә (1986).
Совет Армиясендә хезмәттә (1981-83), училищеда автокранчы булырга укый (1983-84), музыка училищесында укый (1984-86). "Болгар” ансамблен оештыручы һәм аның составында Татарстан өлкә комитетының герой-шагыйрь М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты.
"Яңа исемнәр” Бөтенроссия конкурсының икенче дәрәҗә лауреаты (1993), Смоленск шәһәрендә үткәрелгән Бөтенроссия "Россия тавышлары” конкурсында беренче премия лауреаты һәм Алтын медаль иясе (1994).
"Шире круг!”, "Голубой огонек” кебек Бөтенсоюз телевидениесе популяр тапшыруларында катнаша, Мәскәү шәһәре Кремленең конертлар залында ул татар халык җырлары "Әссәламегаләйкүм”, "Алмагачлары”н башкарганда зал аягүрә алкышлый.
Кызларны хулиганнардан коткарганда Казанда 2006 елның 1 гыйнварында үтерелә, Битләнгур авылында җирләнгән.
 
Чыганак: «Кукмара шәхесләре» җыентыгы
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: күренекле якташ, җырчы, Нурәхмәт Мөхәммәтҗан
Караулар: 2086 | Загрузок: 0