Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Нух Идрис улы Идрисов
28.04.2012, 20:56
  Нух Идрисов тумышы белән Битлянгур авылыннан. Сугышка алынганда гаиләсе, балалары да булган.
   1944 нче елның 27 нче июлендә Карелиядәге Яглоярви авылы янында барган сугышлар вакытында рота командиры, лейтенант Нух Идрисов күкрәге белән дошман амбразурасын каплый. Рота алга ыргыла, дошман ныгытмалары алына.
    Күп еллар узганнан соң гына, 1969 нчы елның 25 нче февралендә Нух Идрисовның кылган батырлыгы өчен хатыны Наҗия Идрисовага I дәрәҗәле Дан ордены тапшырыла.
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: матросовчы батыр, танылган якташлар
Караулар: 1950 | Загрузок: 0