Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Петр Григорьевич Воробьев
28.04.2012, 20:41
Воробьев Петр Григорьевич 1908 нче елның 8 нче июлендә Танькино авылында туа.
   Совет Армиясе сафларына 1941 нче елда алына. 1944 нче елның 24 нче июненнән алып, 29 нчы июньгә кадәр барган көчле сугышлар вакытында унтугыз фашистны юк итә, тугызын әсирлеккә ала, шуларның берсе офицер була.
   1945 нче елның 24 нче мартында аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә.
  1985 нче елның 25 нче сентябрендә туган авылында вафат була.
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: танылган якташ, П.Воробьев, герой
Караулар: 1359 | Загрузок: 0