Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Сабир Әхтәм улы Әхтәмов
28.04.2012, 20:38
Әхтәмов Сабир Әхтәм улы 1926 нчы елда Югары Өскебаш авылында туа.
   1943 нче елда Кызыл Армия сафларына алына. 1944 нче елның июненнән сугышка җибәрелә.
   1944 нче елның октябрендә аларның батальонына Немерсдорф торак пунктын алырга боерык бирелә. Ике көн барган авыр сугыш җиңү белән тәмамлана. Шушы сугышлар вакытында 18 яшьлек Сабир дошманның 3 уртача танкын, 3 үзйөрешле коралын, ике бронетранспортерын һәм ике йөк автомобилен юкка чыгара. Батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Каһарманы исеме бирелә.
   Сабир Әхтәмовка туган ягына исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Хәзерге вакытта ул Казан шәһәрендә яши. Кукмараның бер урамына Сабир Әхтәмов исеме бирелә, 5 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе дә аның исемен йөртә.
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Каһарман, танылган якташлар
Караулар: 1597 | Загрузок: 0