Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз |
Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат
15.02.2012, 17:13 | |
Шагыйрь һәм публицист Газинур Морат (Моратов Газинур Васикъ улы) 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып югары белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981—1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984—1988 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989—1991 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993—1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан ул — «Мәдәни җомга» атналык газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.
Газинур Морат — узган гасырның сиксәненче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буынның бер вәкиле. Аның беренче әдәби тәҗрибәләре — шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба абруйлы «Казан утлары» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша, ә 1985 елда Татарстан китап нәшриятында «Җир хәтере» исемле мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шул китабы һәм тагын өч елдан соң басылган «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле икенче җыентыгы нигезендә ул 1988 елда СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек булды. Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» (2002) исемле китабында урын алган. 2001 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Газинур Морат — 1994 елдан Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзасы, бер үк вакытта 1999 елдан Берлек каршындагы Кабул итү коллегиясе әгъзасы. Басма китаплары
Җир хәтере: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985.— 71 б.— 7000. Мин дөньяны тыңлыйм: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1988,— 79 б.— 3000. Тылсымлы тел: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.-22 б.- 20000. Оча җырлар: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 143 б.— 4000. Ачык дәрес: Кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.— 47 б.— 2500. Түбә: Шигырьләр һәм поэмалар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 144 б.— 2500. Җәяүле кошлар: Публицистик мәкаләләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 225 б. Әкияткә ышанмаучы малай: Шигъри әкият.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 16 б. Библиография
"ХАКНЫ ӘЙТҮЧЕЛӘР ИЛДӘ БЕР" Зөлкарнәев Ф. Сүз гаме//Татарстан яшьләре.— 1988.— 28 авг. Батулла Р. Үкенмәскә иде //Ватаным Татарстан.— 1997.— 11 апр. МингалимР. Кызганам мин сине, Газинур (Шагыйрь Г.Моратка ачык хат) // Татарстан яшьләре.— 1998.— 19 дек. Сафин Р. Бирелми ирек бушка//Ватаным Татарстан.— 1998.— 25 дек. Б а я н Ә. Канатлы барс җәяү атлый // Мәдәни җомга.— 1999.— 19 февр. Әхмәтҗанов М. Үз түбәң булсын, нык булсын! //Шәһри Казан.— 1999.— 5 март. Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар//Казан утлары.— 1999.— №4.— 142—155 б. Зәйдулла Р. Лаек түбә //Идел.— 2000.— № 3.— 71 б. Гайнанова Г. Суверенитетны ипигә ягып ашап булмый (Г.Морат белән әңгәмә)//Идел.— 2001.— 28—31 б. Шәрәфиев Р. «Хакны әйтүчеләр илдә бер»//Казан утлары.— 2003.— №8.—153—159 б. Газинур Моратның иҗаты турыңда капәгадәшпәре
Газинур поэтик алымнарның әллә ниндиләре белән бик җиңел, уйнап кына дигәндәй эш итә: фикерен тәэсирле белдерү өчен өр-яңа миф-риваять уйлап чыгара, шигырьне катмарлы метафорага (метаметафора!) төрә, охшаш яңгы-рашлылыкка нигезләнеп, сүзләрнең һич уйламаган мәгънә катламнарын ачып җибәрә, көтелмәгән график чаралар кулланып, укучы карашын шигырь юлларындагы мөһим сүзләргә «тегеп-беркетеп» куя белә. Фәиз Зөлкарнәй, әдәби тәнкыйтьче. 1988 Газинур шигыре сине Бетховенның «Айлы соната»сы янына алып килә. Гаҗәеп бер серлелек, искитәрлек бер сагыш, тыныч моңаю бар бу әсәрләрдә. Рабит Батулла, язучы. 1997 Г.Моратның теле, тулаем алганда, салмак, уйчан тел. Бу — кайберәүләр тарафыннан прозаизм дип кабул ителә торган салмаклык. Ләкин прозаизм түгел. Ә фикер тыгызлыгы мәгънәсендәге авырлык, мәгънәви үлчәм микъдары. Әхсән Баян, Татарстанның халык шагыйре. 1999 Г. Морат үз күңелендә, үз иҗатында яраштырып булмаган сыйфатларны яраштырган: көчле романтизм, символизм белән рационализм башлангычын куша алган. Шуның белән татар әдәбиятында кызыклы феномен тудырган. Галимҗан Гыйлъманов, язучы. 1999 Шагыйрьләр, мөгаен, ике төрле буладыр. Берәүләр көндәлек зәвыкка ияреп язса, икенчеләре шул зәвыкны тәрбияли. Әмма икенчесе зур шагыйрьләр өлешенә тия. Газинурны мин шундыйлар рәтеннән дип саныйм. Ркаил Зәйдулла, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче. 2000 Газинур Морат безнең өчен иң элек — шагыйрь... Ул үз шигырьләрендә көрәшче шагыйрь булып, хакыйкатькә, «азатлык алласына» юл эзләү белән генә чикләнми, тыйгысызлыгы һәм таланты аңа үзенчәлекле шигъри формалар, аныкы гына булган шигъри сурәтләр табуда да ярдәм итә... Аның кайбер шигъри юлларын бүтәннәр инде канатлы сүз итеп файдалана. Газинур Морат шигырьләрендәге «хикмәтле сүзләр »гә тирән мәгънә, зур тәэсир көче салынган, алар укучының уйларын күз карашыбыз җитмәс ераклыкларга алып китәләр. Рәфикъ Шәрәфиев, тәнкыйтьче. 2003 Газинур Морат
«Артек» хатирәсе
Унөч яшьләр тирәсендә миңа, ниндидер могҗиза белән, «Артек» пионер лагеренда ял итәргә туры килде. Аюдаг итәгендә, Кара диңгез буенда җәйрәп яткан бу җәннәт почмагында кемнәр генә, нинди генә милләт балалары юк иде. Безнең дружина үзе генә дә СССРның нәни бер моделен хәтерләтә иде. Эстоннар, литвалылар, латышлар, украиннар, руслар, белоруслар, гөрҗиләр, әрмәннәр, әзәриләр... Ьәм шулар арасында — без, ике татар малае. Икебез дә Татарстаннан. Ләкин, ни гаҗәп, бер-беребезне аңлаудан гаҗизбез. Юк, монда хикмәт Әскәрнең, Казан малае буларак, бер авыз сүз татарча белмәвендә түгел иде. Яна, Вольма атлы эстон кызларының да русчасы ипи-тозлык кына булса да, без, шөкер, алар белән бик шәп аңлаштык. Ә менә Казан малае белән һич кенә дә уртак тел табып булмый. Сәбәбе дә бик җитди: Әскәр мине әледән-әле «татарин» дип үчекли. Мин дә җавапсыз калмыйм, билгеле, «сам ты татарин», дип тегенең үзен дә «фаш итеп» куям. Ләкин безнең үртәшүләр беркайчан да йодрыкка ук барып җитмәде. Якташлык хисе барыбер дә өстенрәк чыккандыр, күрәсең. Ә менә Сумы шәһәреннән Сапта атлы малай белән без чынлап торып дөмбәсләштек. Әлеге дә баягы «татарин» дигәне өчен инде. Ул чакта мине алабугалы якташым Витя Ковязин һәм Литва малайлары яклашкан иде. Әлеге «инцедент» турында сәгате-минуты белән өлкәннәргә дә барып ирешкән булып чыкты. Лагерьда ниндидер пост биләүче бер кырым татары килеп, ни өчен сугышуыбыз турында үзебезчә сорашып, мине юатып та утырды әле. Кыскасы, «Артек», Кырым җире минем сәламәтлекне ныгытып кына калмады, татарлыгыма тәүге имтихан да алды. 2002 | |
Категория: Күренекле якташларыбыз | | | |
Караулар: 3735 | Загрузок: 0 |