Баш бит » Файлы » Горурлыгым - Кукмара! » Күренекле якташларыбыз

Рәссам Мәхмүт Усманов
09.03.2012, 20:40
  Мәхмүт Усман улы Усманов (1918-2006) – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры. Аның Вадим исемле улы, Лариса исемле кызы бар.
   1918 нче елның 25 октябрендә хәзерге Кукмара районының Адай авылында ишле игенче гаиләсендә туган Мәхмүт 1938 елда Казанның сынлы сәнгать уку йортын "бик яхшы”га тәмамлап чыга һәм, озак та үтми, хәрби хезмәткә чакырыла. Сәләтле яшь рәссамны биредә дә бик тиз күреп алалар. Иң элек аны, үз осталыгын тагын да камилләштерер өчен, Киевтагы хәрби рәссамнар студиясенә җибәрәләр. Аннары Мәхмүт Винницадагы Кызыл Армия йортына рәссам итеп билгеләнә. Шуннан инде, сугыш башлангач, М.Усманов, армия газетасы рәссамы һәм фотохәбәрчесе сыйфатында, дәһшәтле утлы гарасат эчендә кайный башлый.   
    Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр катнашу аның алдагы иҗатына яңа темалар өсти. Танылган рәссамның "Орел янындагы сугыш” (1944), "Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин каһарманлыгы” (1945), "Артиллерия уты астында” (1946), "Днепр өчен көрәш” (1946) һәм башка исемдәге әсәрләре шул кичерешләр нигезендә туган.
   3 нче армия сугышчылары белән Берлинга кадәр барып җитә ул, Рейхстагны алуда катнаша. Шулчакта аның кулын дошман ядрәсе яралый – әмма рәссам-сугышчы үзенең яраткан шөгылен дәвам итә...
   "Дөньяны бары тик Тынычлык яшәтә, яшәртә!” – Мәхмүт ага үзенең картиналары, фоторәсемнәре аша кешеләргә әнә шул изге хакыйкатьне төшендерергә омтыла. Гомумән, Сугыш һәм Тынычлык темасы – аның күпьеллык иҗатының төп кыйбласы. Җиңү таңы атканнан соң, 1946 елда Казанга кайта, шунда яши, иҗат итә.
   Мәхмүт Усманов бик күп республика, ил күләмендә үткәрелгән һәм шәхси күргәзмәләрдә катнаша. Аның күп кенә эшләре Япония, Төркия, Италия, Франция, АКШ, Голландия илләрендә дә саклана.
   
Категория: Күренекле якташларыбыз | Өстәде: Ләйсән | Теглар: танылган татар, рәссам, якташыбыз, М.Усманов
Караулар: 2611 | Загрузок: 0