Баш бит » Файлы » Уйный-уйный үсәм мин! » Физминутлар

Шаян курчак
25.01.2012, 17:12
Бигрәк шаян курчак син!
Тик тормыйсың берчак син!
Чүгәлисең, торасың
Башың уңга борасың.
Аннан сулга карыйсың
Һәм сикерә башлыйсың.
Башың артка ташлыйсың,
Әйләндерә башлыйсың.
Кулларың күтәрәсең,
Аннары төшерәсең.
Шул арада син иелеп
Басарга өлгерәсең.
Тирән итеп сулыйсың да
Ял итәргә туктыйсың.
Бигрәк ардың, бәләкәч,
Син иртән йоклап киткәч,
Укырбыз һәм язарбыз,
Уйнарбыз без эш беткәч!
Категория: Физминутлар | Өстәде: Ләйсән | Теглар: физминут
Караулар: 2956 | Загрузок: 0