Баш бит » Файлы » Уйный-уйный үсәм мин! » Әйлән-бәйлән уеннары

Күрсәт әле, үскәнем
19.03.2012, 20:58
Балалар түгәрәккә басып, бер баланы уртага чыгаралар да үзләре күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эш кушалар. Уртадагы бала да җырлап аларга эш белән җавап бирә бара. Кырыйдагылар җырны кабатлап, аныңча кыланалар.
 
                Җыр
 
- Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек кошлар очалар?
- Менә шулай, менә шулай
Шулай кошлар очалар.
Менә шулай, менә шулай
Шулай кошлар очалар.
 
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек йөри поездлар?
- Менә шулай, менә шулай,
Шулай йөри поездлар.
Менә шулай, менә шулай
Шулай йөри поездлар.
 
- Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек урак уралар?
- Менә шулай, менә шулай,
Шулай урак уралар.
Менә шулай, менә шулай
Шулай урак уралар.
 
- Күрсәт әле, акыллым,
Ничек куян аталар?
- Менә шулай, менә шулай,
Шулай куян аталар.
Менә шулай, менә шулай
Шулай куян аталар.
Категория: Әйлән-бәйлән уеннары | Өстәде: Ләйсән | Теглар: эйлэн-бэйлэн уены
Караулар: 3388 | Загрузок: 0