Баш бит » Файлы » Уйный-уйный үсәм мин! » Табышмаклар

Хайваннар дөньясы
19.03.2012, 20:07
· Җәен – соры, кышын – ак,
  Аңа шулай яхшырак.
 
· Соскы борын – бакылдык,
  Күп сөйләшә – такылдык.
 
 · Йомры йомшак, сары йомгак,
  Йөгереп йөри чирәмдә.
 
 · Колга башында йорты
   Эчендә тора җырчы.
 
· Гөрли-гөрли җырлый ул,
  Кызыл читек кия ул.
  Күлмәкләре күгелҗем,
  Татулыкны сөя ул.
 
· Суда йөзә,
  Күктә оча,
  Җирдә йөри,
  Ит белән сыйлый.
 
· Көлтә-көлтә койрыгым,
  Селки-селки барамын.
  Кетәкләргә кереп мин
  Тавык-чебеш аламын.
 
· Күрер-күрмәс күзләре,
  Челтәр бәйли үзләре.
  Челтәрләре түгәрәк,
  Эшли алар үрмәләп.
 
· Үлән ашый, май ташый.
 
· Җәйнең буе бал җыя,
  Кышның буе хәл җыя.
Категория: Табышмаклар | Өстәде: Ләйсән | Теглар: хайваннар, табышмак
Караулар: 4415 | Загрузок: 0