Баш бит » Файлы » Уйный-уйный үсәм мин! » Табышмаклар

Хезмәт турында
19.03.2012, 20:12
· Агач үгез, өч мөгез.
 
· Армый, талмый,
  Ат артыннан калмый.
 
 · Канаты бар – йоны юк.
   Үзе бара – юлы юк.
 
· Ура, суга, җилгәрә,
  Үзе төяп җибәрә.
 
· Бәләкәй генә олан
  Биленә каеш буган.
 
· Куәте бар, аңы юк,
  Гәүдәсе бар, җаны юк.
 
· Тимер ат җир сөрә,
  Ашарга сорамый.
 
· Бәләкәй генә бөкере
  Бөтен кырны бетерде.
 
· Үлән астында ат йөгерә.
Категория: Табышмаклар | Өстәде: Ләйсән | Теглар: табышмак, хезмэт
Караулар: 3993 | Загрузок: 0