Баш бит » Файлы » Уйный-уйный үсәм мин! » Табышмаклар

Үсемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчәләр турында
19.03.2012, 20:02
· Кат-кат тунлы,
  Карыш буйлы.
 
· Җир астында җиз бүкән.
 
 · Тәрәзәсе юк, ишеге юк,
   Эче тулы халык.
 
· Кечкенә сары карт,
  Кигән туны тугыз кат.
 
· Җәй дә яши,
  Кыш та яши,
  Яшел бәрхет тун тышлый.
 
· Озын буйлы,
  Зәңгәр күзле.
 
 · Кечкенә генә йорт,
  Эче тулы корт.
 
 · Җир астында җиз казык.
 
· Үзе шардай,
  Эче кандай,
  Тәме балдай.
 
 · Озын-озын егетләр
   Башларында бүрекләр.
 
· Озын-озын агачлар,
  Агач саен – ботаклар.
  Ботак саен оялар,
  Оя саен балалар.
  Алар нәрсә булалар?
Категория: Табышмаклар | Өстәде: Ләйсән | Теглар: усемлек, жилэк-жимеш, табышмак, яшелчэ
Караулар: 8231 | Загрузок: 0