| Баш бит » Файлы » Уйный-уйный үсәм мин! » Табышмаклар | 
Табигать күренешләре турында 
| 19.03.2012, 19:55 | |
· Кулсыз-аяксыз тәрәзә кага. 
 · Мич тулы пәрәмәч,  
  Уртасында бер калач.  
· Борынсыз чыпчык боз тишә.  
· Күктән килде, җиргә иңде. 
· Үзе су, үзе каты.  
· Ак ашүяулык таптык,  
  Җир өстенә яптык. 
 · Йолдыз-йолдыз вак кына,  
   Челтәр-челтәр ак кына.  
  Өс киеменә куна,  
  Тәнгә тисә, су була.  
· Үкерә дә котыра,  
  Бөтен җирне тутыра. 
 · Утта янмый, суда батмый. 
 · Төн әйләнә кара иләк,  
   Эче тулы алтын кибәк.  
· Вак кынадыр үзләре,  
  Ялтырыйдыр күзләре.  
		
	 | |
| Категория: Табышмаклар | | | |
| Караулар: 8035 | Загрузок: 0 | |