Баш бит » 2013 » Сентябрь » 21 » Башкалабыз әкиятләр иленә чума
21:53
Башкалабыз әкиятләр иленә чума
    Татар дәүләт «Әкият» курчак театры I халыкара курчак театрлары фестиваленә әзерләнә. «Шомбай-fest» дип исемләнгән проект Казанда 23 сентябрьдә башланып китәчәк.
  Театрдан хәбәр итүләренә караганда, 23 сентябрь көнне 9.30 минутта Петербург урамы буйлап «Шомбай-fest» фестивалендә катнашучыларның тантаналы парады узачак.
   Беренче тапкыр оештырылучы курчак театрлары фестивале программасында Франция, Төркия, Таҗыкстан, Беларусь, Ингушетия, Башкортстан, Рязань, Белгород, Вологда, Кострома һ.б. өлкәләрнең театрлары катнашыр дип көтелә.
   Спектакльләр "Әкият” курчак театрының ике залында да күрсәтелә. Фестиваль афишасында барлыгы 20 спектакль тәкъдим ителгән. Араларында балаларга гына түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы булган сәхнә әсәрләре бар.
   Дөньяның төрле почмакларыннан килгән иҗат коллективларының осталыгын таләпчән жюри тикшерәчәк. Алар арасында Ольга Глазунова, Виктор Шрайман, Елена Точилко, Нияз Игламов, Рауза Солтанова, Рәшид Кәлимуллин, Зөлфира Сәлахова бар. Алар җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча бәяли: «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы режиссер», «Иң яхшы актер», «Икенче пландагы иң яхшы актер», «Иң яхшы рәссам», «Иң яхшы музыкаль бизәлеш», «Фестиваль яңалыгы». Проектта катнашкан барлык коллективларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
  Шулай ук фестивальдә балалардан торган жюри дә эшлиячәк. Балалар жюрие «Тамашачы мәхәббәтен яулаган» номинациясенең җиңүчесен билгели.
   «Шомбай-fest» фестивале Татарстанның башкаласы Казанда беренче тапкыр уздырыла. Аны Татарстан мәдәният министрлыгы, Россиянең театр әһелләре берлеге, Россия театр әһелләренең Татарстан бүлеге һәм «Әкият» курчак театры оештыра. Проект 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак
Караулар: 1382 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Курчак театры