Баш бит » 2017 » Апрель » 30 » III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!
18:30
III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре билгеле!

Бу көннәрдә Татнетны үстерү фонды каршында эшләп килгән жюри әгъзалары III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенә килгән сайтлар белән танышып чыктылар һәм җиңүчеләрне ачыкладылар.

Бәйге инде өченче ел рәттән Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Бәйгедә быел Татарстанның 8 шәһәре һәм районыннан (Актаныш, Арча, Әлмәт, Иннополис, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Яр Чаллы) 15 бала катнашты. Алар арасыннан 5 бала - башлангыч сыйныф укучылары, 10 бала - уртанчы сыйныф укучылары.

I-IV һәм V-IX сыйныф укучылары арасында нәтиҗәләр аерым ясалды. Жюри әгъзалары 7 сайтка призлы урын, ә калган сайтларга - лауреат дипломын тапшырырга карар кылдылар.

Быелгы бәйгедә призлы урын алган сайтлар белән Белем.ру порталы укучыларын да таныштырабыз. Алар:

Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясендә үткәрелер, дип планлаштырылган иде. Якын көннәрдә барлык катнашучыларга тантананың төгәл көнен/вакытын хәбәр итеп хатлар җибәреләчәк (+ бәйгенең төп мәгълүмати иганәчесе булган Белем.ру порталында әлеге яңалыкка комментарий буларак мәгълүмат куелачак).

Оештыручылар һәм жюри әгъзалары исеменнән барлык катнашучыларны тәбрик итәбез һәм бәйге тантанасында Яр Чаллы шәһәрендә көтеп калабыз!

Чыганак:
Караулар: 1884 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: бәйге