Баш бит » 2012 » Июль » 10 » Җиләкләр өлгерде!
20:05
Җиләкләр өлгерде!
  Җиләкләр, карлыганнар, чияләр. крыжовниклар өлгерде. Хуҗабикәләр алардан төрле кайнатмалар, компотлар, сироплар, соклар ясый. Шул рәвешле кышка тәмле сый әзерли, мәш килә.
   Шул нисбәттән, мин дә сезгә берничә рецепт тәкъдим итәргә булдым.
 
                    Җир җиләгеннән мармелад
  Мармеладны ясау өчен 1 кг җиләккә 550 г шикәр комы, 1 стакан су, 2-4 г лимон кислотасы кирәк булыр.
    Юып, чистартылып, алдан әзерләнгән җиләк өстенә су салып, акырын утта кайнатабыз, кайнап чыккач, 3-5 минут пешерәбез. Барлыкка килгән пюрега шикәр комы кушып, яхшылап болгатабыз һәм әзер булганчы пешерәбез. Утны сүндерер алдыннан гына лимон кислотасы өстибез. Банкаларга кайнар килеш тутырабыз.
 
                   Кызыл карлыган согында җир җиләге джемы
 1 кг җиләккә 400 г кызыл карлыган, 1,5 кг шикәр комы кирәк булачак.
Җир җиләге өстенә агач тукмак белән төелгән кызыл карлыган, шикәр комы салабыз һәм 14-16 сәг. вакытка шулай калдырабыз. Аннан бу кушылманы кайнатып чыгарабыз, җиләкләрне аннан алабыз, ә сокны бераз  кайнатабыз. Әзер сокка җиләкләрне салып, пешереп бетерәбез. (Җиләкләр изелергә тиеш түгел)
  
 
 
Караулар: 1838 | Өстәде: Ләйсән