Баш бит » 2015 » Апрель » 1 » “IT IS Tuqay” cайтында Тукайның "Шүрәле"сен һәркем сөйли ала
14:51
“IT IS Tuqay” cайтында Тукайның "Шүрәле"сен һәркем сөйли ала

    Тукайның “Шүрәле”се 26 апрельдә бөтен дөньяга яңгыраячак. Ышанмыйсызмы? КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбе шулай дип ышандыра.

    Ике атна элек “IT IS Tuqay” проекты башланып китте. Ул, үз чиратында, флешмоб буларак оеша. Аның кагыйдәләре бик гади. Һәр теләгән кеше Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятеннән өзек укып, шуны Instagram га элә. Бөтен видеолар бер галереяга туплана. Шулай итеп, шагыйрьнең туган көненә тулы бер әсәр җыела. Аны оештыручылар фильм итеп ясарга җыена.
    Шушы зур эшкә институтның инновация һәм медиакоммуникация лабораториясе фәнни хезмәткәре Диана Агапова җитәкчелегендәге дүрт егет тотынган. Аларның максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Шүрәле”сен бөтен дөньяга яңгырату. Дөресен генә әйткәндә, флешмоб идеясе “вирус эффекты” буларак (хәзер ул шактый популяр – авт.) туа. “Социаль челтәрләрдәге мондый вирус ярдәмендә татар язучылары әсәрләренә кызыксыну уятып булырмы?” дигән сорау бирә алар үзләренә. 2014 елның ноябрендә туган әлеге идея, моннан ике атна элек тулы куәтенә эшли башлый.
    Проектны тудыручыларның берсе – Гадел Гыйльмуллин 3 курста гына укуына карамастан, инде шушы сайтны ясаган. Моңа кадәр дә бу өлкәдә тәҗрибәсе булган аның. Хәзерге вакытта ул видеоларны модельләштерү белән шөгыльләнә.
  - Алга таба без бу проектны тагын да киңәйтергә җыенабыз. Аны портал буларак күз алдына китерәбез. Видеолар аша берничә әсәр укырга яки төрле телдә язучы-шагыйрьләрне популярлаштырырга була бит. Моннан хәтта  видеокитапханә дә ясарга мөмкин, – дип сөйләде “Intertat.ru” хәбәрчесенә Гадел Гыйльмуллин.

Хәзерге вакытта сайтта 31 видео бар. “Шүрәле”нең әлегә 19 өлеше генә укылган. Бу әсәрнең бер өлешен берничә кеше уку мөмкинлеге булуы белән бәйле. Өзекләрнең саны – 32. Ә катнашучы кеше аннан күбрәк булачак. Шуңа күрә оештыручылар һәркемгә катнашу мөмкинлеген бирә. Фильм ясар өчен кабатланган өзекләрен берсен генә сайлап алачаклар. Кайсысын сайларга икәнен социаль челтәрдә тавыш бирү нәтиҗәсендә беләчәкләр.

Икътисад белгечлеге буенча магистратурада белем алучы Эльмира Хаҗипова да әлеге флешмобта бик теләп катнашкан.

- Әлеге чара турында мин социаль челтәрдән укып белдем дә, шунда ук катнашырга булдым. Үзем Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен кечкенәдән укып үстем. Аның әсәрләрен бик яртам. “Шүрәле”сен, һәр татар кешесе кебек, яттан беләм. Минемчә, мондый флешмоблар татар телен популярлаштырырга булыша. Алар берәү генә түгел, һичшиксез, бик күп булырга тиеш, – ди Эльмира Хаҗипова.

Шунысы кызык: флешмобта татарстанлылар гына түгел, хәтта чит илдә яшәүчеләр дә катнаша. Мәсәлән, беренчеләрдән булып АКШның Филадельфия штатында яшәүче татар кызыннан видео килгән. Катнашучылар арасында татарчаны бөтенләй белмәгәннәр дә бар икән. Америка, Финляндиядә яшәүчеләр, Казанга килгәч, бу эшне башкарып чыккан.

“IT IS Tuqay”да катнашучылар арасында төрле оешма җитәкчеләре дә бар икән. “IT-парк” директоры Антон Грачев, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмат системалары югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов та беренчеләрдән булып флешмобка кушылган. Кайберәүләр флешмобны эстафета буларак дәвам иттерә. Мәсәлән, беренче катнашучы эстафетаны Илназ Сафиуллинга җибәрә. Ул аны кабул итеп алып, инде видеосын элеп тә куйган. Катнашучыларның берсе эстафетаны Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка да җибәргән. Хәзер аннан җавап көтәләр икән.

P. S. “Intertat.ru” республика электрон газетасы коллективы да әлеге флешмобны күтәреп алды. Сез дә читтә калмагыз!

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Чыганак

Караулар: 1059 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Шүрәле, Г.Тукай