Баш бит » 2013 » Сентябрь » 30 » IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды!
20:44
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды!
  IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды, дип хәбәр итә бәйгенең рәсми сайты (http://konkurs.belem.ru/).  
  Әлеге бәйге 2013 елның февраль аенда башланып киткән иде. Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп, барлыгы 73 гариза килгән, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры килгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булган.  
  Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашкан. Бәйгенең финалына 34 интернет-проект узган, алар белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
  Финалистлар исемлегендә мәктәбебезнең ике укучысы - Исхакова Алисә  http://ishakova.ucoz.ru/ һәм Шакиров Айратның http://shakirovairat.ucoz.ru/ интернет-проектлары да бар. Аларны чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
Караулар: 1406 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татарча сайт, Белем җәүһәрләре конкурсы