Баш бит » 2014 » Апрель » 10 » Татар теле кемгә кирәкми?
21:45
Татар теле кемгә кирәкми?

    Биш сәгать эчендә нигә аюны да биетергә өйрәтеп була, ә татар теленә хөрмәт тә уята алмыйбыз? Татар теленең кулланышта булмавында нигә башкаларны гаеплибез дә, нигә үзебез русча сөйләшәбез?


Күптән түгел Казанда мәктәптә татар телен укыту мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Фәннәр академиясенең утырышлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бирегә шәһәр һәм район мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы методистлары, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре, укытучылар чакырылган иде. Журналистлардан башка гына үткән җыелышта шулай ук тел белгечләре, дәреслекләр авторлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, шул исәптән министр Энгель Фәттахов катнашты.


Утырышның «ябык» ишекләр артында узуының сәбәбе бик тиз ачыкланды. Күп кенә мәсьәләләр буенча мактанырга яратсак та, мәгариф өлкәсендәге хәлләр һич кенә дә мактанырлык түгел икән. Аерым алганда, татар телен укыту һаман да иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Министр Э.Фәттахов та үз чыгышын әнә шул рухта башлады: «Министр булып ел ярым эшлим инде, ә без һаман шул турыда сөйләшәбез». Гомумән, Энгель Нәвап улының чыгышы үтә тәнкыйди рухта булды. Аныңча, татарча укытуга, милли мәгарифкә бик күп зур суммалар акча түгелә, нәтиҗә дә булырга тиеш бит. «Күпме тырышып, татар телен укытуга биш сәгатьне калдырдык. Биш сәгать эчендә бит инде аюны да биетергә була», - дигәнрәк фикер җиткерде ул залда утыручыларга.

Нигә? Почему?


Министрны аңларга була. Чыннан да, бер караганда, республикада татар теленең данын-дәрәҗәсен күтәрү өчен зур эшләр башкарыла, дәреслекләре, әсбаплары да чыгарыла, әллә нинди электрон проектлар да тормышка ашырыла кебек. Ә нәтиҗә - ноль! Нигә соң әйләнә-тирәдәгеләребез рәхәтләндереп татарча сөйләшми, нигә үз телебездә күкрәк киереп аралашмый? Нигә саф татар нарасые өйдә үз телендә сөйләшә дә, үзенең сыйныфташлары белән (шулай ук татар гаиләсендәге татар телле балалар белән, җитмәсә, татар гимназиясендә!) русча сөйләшә? Нигә «татфак»ларда укыган студент лекция-семинарларда рәхәтләнеп үз телендә җавап бирә-бирә дә, дәрес тәмамлануга иптәшенә «кушать будеммы» дияргә тотына? Яки нигә башка факультетта укучылардан – математиклар, физиклар, химиклар арасыннан да үз телен, милләтен сөйгән, аннан оялмаган шәхесләр чыга? Нигә телнең дәрәҗәсен үстерү кебек җыелыш-утырышлардан татарча сөйләшүне алга сөргән кешеләр шул утырыштан чыгып барганда ук русчага күчә?


Шәхсән үзем аңламыйм моны. Әллә нинди сәбәпләрне эзлим, табам да кебек, ләкин барыбер татар телле кешенең «бөек» рус теленә кинәт кенә күчүен аңламыйм. Акламыйм да. Телебез ямьсез дә, сөйләшмәслек тә түгел бит, югыйсә. Рус теле безнекеннән матуррак та, йомшаграк та, нәфисрәк тә түгел кебек.

Кемне гаепләргә?


Күпчелек татар телендә сөйләшмәүнең сәбәбе итеп телгә ихтыяҗ булмауны китерә. Ә нинди ихтыяҗ булырга тиеш соң? Кая гына керсәң дә, чырае ук татар апасы-агасы икәнен күрсәтеп торган сатучыны, укытучыны, дәүләт хезмәткәрен тану һәм аның белән татарча сөйләшә башлау өчен космостан төшү кирәкми бит! Ихтыяҗ булмаганнар сөйләшмәсен, ә без үзебез – рухи ихтыяҗы булганнар – алар белән үзара татарча сөйләшик тә бит – юк...


Тагын бер төркем татар теле дәреслекләрен, программаларны гаепли. Анысына да аптырыйм. Татар балаларының, телләре татарча ачылып та, акрынлап «үзәк» телгә күчүенә дәреслек гаепле була аламы? Урамда барганда, кеше янында (русча сөйләшүчеләр янында) кинәт кенә башка лөгатькә күчүгә дә дәреслек гаеплеме? Әйе, килешәм: башка милләт балаларын мәктәпләрдә, бакчаларда укыту алымнарында кимчелекләр бар. Әмма анысы – башка мәсьәлә. Анысына да төрлечә карарга мөмкин. Әйтик, чит илләрдән килеп, татар телен Флера Сафиуллина һәм башкалар дәреслекләре буенча өйрәнәләр, аралашырлык дәрәҗәгә җитәләр, ә үзебезнекеләр «исәнме, рәхмәт»тән уза алмый. Максатчан рәвештә (ә кем белә, бәлки хезмәт хакларын да арттырырлар) йөрүчеләр дә шулай...


Әйе, бу очракта шул ук Фәттахов белән килешәм. Күп нәрсә татар теленә мәхәббәт уятырга тиеш булган укытучыдан тора. Кызганыч, бу өлкәдә бик нык аксыйбыз. Югары квалификацияле (гәрчә, шундый югары дәрәҗәне йөрткән очракта да) мөгаллимнәр бик аз бездә. Ачулансагыз да, килешмәсәгез дә була, әмма бу шулай. Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча укытучылар әзерли торган уку йортларына кемнәр керде? Күпчелеге – башка,  дәрәҗәле белгечлекләргә теше үтмәгәннәр. Ә инде чын-чынлап үз телләрен, милләтләрен яратучылар, үз итүчеләр диплом алгач та, башка юнәлешләргә киттеләр. Мәктәпкә эләгү өчен исә уртакул «укытучылар» көрәшә башлады. Нигә бармаска? Хезмәт хакларын да арттырдылар бит әнә... Гәрчә мәктәп укытучылары арасында да төрлеләр бар. Чаллы мәктәпләренең берсендә татар телен укыткан рус кызы турында күпме сөйләделәр! Удмурт милләтеннән булып та, татар телен (шуңа өстәп тагын биш телне) камил белгән 2нче лицей мөгаллиме дә күпләр өчен үрнәк булырлык...


Җитәкчеләр татарча сөйләшми, диләр кайберәүләр. Соң, ачуым да килмәгәе, сөйләшмәсен, утырышлары, шура-советлары да русча гына барсын, без соң монда «причем»? Аларга ияреп кенә русча сөйләшә башлыйбызмы әллә без? Яки бар гавам татарча сөйләшә башлармы? Алданмагыз, һич алай түгел! Без алардан үрнәк тә алырга тиеш түгел! Гәрчә түрәләребезгә дә, мөмкинлек булганда, татарча гына сөйләшү зарар итмәс иде. Вакыт-вакыт биш-алты журналистның дүртесе татар булса да (калган икесе дә рус телендә сөйләшүче татар), татар телле җитәкчеләр катнашындагы матбугат конференцияләренең «Мәскәү» телендә узуына, татарча сорауларга да русча җавап бирүләренә җен ачуларым чыга...

Татар башкаласымы?


Казан, Татарстан башкаласы булса да, татар башкаласы түгел икән. Дөресме-юкмы – белмим, югарыда искә алынган утырышта Казанда яшәүчеләрнең 42 проценты – татар, 50 проценты рус милләтеннән дип хәбәр иттеләр. Димәк, өстенлек барыбер «бөек» милләт ягында, димәк, татарчага караганда рус теле барыбер кирәгрәк булып чыга. Шунда ук башкаладагы балалар бакчаларыннан чыгучы балаларның 32 проценты гына татар мәктәпләренә һәм сыйныфларына баруын искәрттеләр. Монысы инде, иманым камил, ата-аналар карары. Хәер, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Илнар Һидиятов үзе дә таныды: күпчелек татар мәктәпләрен һәм сыйныфларын милли дип шартлы рәвештә генә атарга мөмкин. Әйтик, микрорайоннарда татар мәктәбе ачыла. Әмма шул микрорайонда башка мәктәп булмаганлыктан, анда бүтән милләт балалары да укый башлый. Ә сыйныфта утыручыларның ун проценты башка милләттән икән, анда татарча укыту мөмкин түгел диярлек...

Көзгегә кара!


Бу хакта күпме яздылар бит инде, дияр кайберәүләр. Әйе, яздылар, язачаклар да. Чөнки һаман да үз телебездә сөйләшмибез. Өйрәнү түгел, кирәксенмибез дә. Аяныч, әлбәттә. Ләкин кем гаепле соң? Үзебез дисәм, ни әйтерсез? «Гаеплене күрәсең килсә, көзгегә кара» дигән гыйбәрә бар. Ни өчен татарча сөйләшеп тә, русчага күчәбез? Төп сәбәп, миңа калса, телебезгә ихтирам юклыкта. Үз телебезне ихластан хөрмәтләсәк, җандай кадерләсәк, алай булмас иде. Монда инде «бөек», «үзәк», «Мәскәү» теленнән гаеп эзләргә кирәкми, бугай...

 Чыганак

Караулар: 782 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: татар теле