Баш бит » 2017 » Май » 5 » Татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасы
18:17
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасы

Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасының
II этабы нәтиҗәләре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Мәгарифне үстерү институтына җитди вазыйфа йөкләнде – Республика күләмендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасын оештыру. 2017 елның апрелендә 2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе кысаларында, министрлыкның 616/17 әмере нигезендә әлеге олимпиада 2 этапта үткәрелде. Интернет этабында 2706 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Шулардан “эффектив” нәтиҗә күрсәткән 56 кеше 27-28 апрельдә олимпиаданың икенче язмача этабына Казанның Вахитов районы 80нче татар-рус мәктәбенә чакырылды. Иң алдынгы дип табылган укытучылар үзләренең белемнәрен тел гыйлеме, әдәбиятны укыту методикасы, белем бирүдә федераль дәүләт стандартын һәм профессиональ стандарт үзенчәлеген белүдә көчләрен сынаштылар. Компетентлы жюри әгъзаларының оператив эше нәтиҗәсендә, Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы тарафыннан Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасына түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

I дәрәҗә диплом: Сираева Рәзинә Габделхәй кызы (Яр Чаллы шәһәре А.С.Пушкин исемендәге 78 нче лицее);
II дәрәҗә диплом: Галиева Айгөл Рашат кызы (Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 8 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе);
III дәрәҗә диплом: Нургалиева Зөһрә Камил кызы (Казан шәһәре Совет районы С.Ә.Әхтәмов исемендәге 121 нче лицее).

Номинацияләрдә җиңүчеләр:
«Белем бирүдә федераль дәүләт стандарты үзенчәлеген яхшы белүче» - Саматова Люция Салимгәрәй кызы (Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе);
«Татар телен яхшы белүче» - Гыймазова Флера Гыйльмрази кызы (Татарстан Республикасы Тукай районы Иске Абдул урта гомуми белем бирү мәктәбе);
«Әдәбият укыту үзенчәлеген яхшы белүче» - Сөләйманова Ханә Хәйдәрҗан кызы (Яр Чаллы шәһәре 79нчы лицей-интернаты);
«Профессиональ стандарт үзенчәлеген яхшы белүче» - Галимов Фәһим Вилдан улы (Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Тоншерма урта гомуми белем бирү мәктәбе);
«Заман дәресе үзенчәлеген яхшы белүче» - Низамиева Рузинә Һади кызы (Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия).

Моннан ары, олимпиаданың икенче этабында катнашкан барлык укытучыларга да махсус сертификатлар тапшырылды.
Интернет этапта катнашканнар сертификатларны электрон форматта түбәндәге сылтама аша кереп йөкли алалар:
https://drive.google.com/open?id=0B7EL1w8EY-5TRW5pdFE0NHlTdDQ

Чыганак

Караулар: 1997 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: олимпиада, татар теле