19:22 Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өлешенә тигән көмеш | |
Республикабыз мәктәпләрендә татар телен һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләре инде күп еллар дәвамында иң бәхәслеләр рәтендә. Бу фәннәрне ни рәвешле укытырга – методикалар, программалар, дәреслекләргә бәйле сораулар даими туып тора. Яңа федераль стандартлар гамәлгә кертелү белән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын тагын бер төркем үзгәрешләр көтә. Яңа уку елы, гадәттә, яңалыкларсыз булмый. Агымдагысы да чыгарма түгел. Республика милли мәгарифенең башка өлкәләре белән беррәттән, татар әдәбияты предметын укытуда да янә үзгәрешләр кертелә. Мөгаллимнәргә яңа федераль стандарт шартларында эшли башларга туры киләчәк. Җәй айларында Татарстан мәктәпләренә яңа федераль белем бирү стандартлары таләпләренә туры килгән, яңа методикаларга, яңа принципларга нигезләнгән әдәбият дәреслекләре кайтарылды. Төп гомуми белем бирү баскычында яңа буын стандартларына күчү – 2015-2016 уку елыннан гына мәҗбүри булыр дип көтелә әле үзе. Әмма Татарстанда эксперимент шартларында бу уку елыннан ук 5,6,7 сыйныфларда яңа федераль стандарт таләпләренә нигезләнеп белем бирә башлаган мәктәпләр бар. Әдәбият укыту эчтәлеге заман белән бергә үзгәрергә, заман куйган таләпләргә һәм замана баласы ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Моңа кадәр мөгаллимнәр тарафыннан кулланылган укыту әсбапларын да начар яки нәтиҗәсез дип әйтеп булмый. Өстәвенә, хәзерге вакытта үзеңә ошаган дәреслекне сайлап алу мөмкинлеге дә бирелә. Әмма яңа стандартлар дәреслекләргә дә яңа таләпләр куя. Бу көннәрдә "Мәгариф” журналы редакциясе "Төп гомуми белем бирү баскычында татар әдәбияты дәреслекләре: заман таләпләре һәм яңа мөмкинлекләр" дигән темага "түгәрәк өстәл" оештырды. Әдәбият предметын укытуга куелган таләпләр, укыту мөмкинлекләре һәм белем бирүдә катнашучылар алдында торган мөһим бурычлар турында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, дәреслекләр авторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикер алышты. Яңа стандартлар буенча дәреслекләр төзү ихтыяҗы тугач, Татарстан Мәгариф министрлыгы дәреслек авторларына мөрәҗәгать итә. Чөнки әдәбияттан бердәм дәреслек булдыру турында сүз бармый. Авторлар саны 5-6, хәтта 10 булырга мөмкин. Мәктәп, укытучы исә яңа стандартларга туры килгәннәрдән үзенә ошаганын сайлап алырга хокуклы. Әмма бүгенге көндә кыска гына вакыт аралыгында бик зур эш күләмен үз өстенә алырга риза булучылар санаулы гына булган. Быелның 1 сентябренә татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре, рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең татар төркемнәре һәм рус телендә белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен нибары берәр комплект дәреслек төзелгән. Дәрәслек төзүнең үз принциплары да бар. Яңа федераль стандартлар нигезендә үрнәк программалар төзелә. Бу белемнәрнең минимумын үз эченә алган документ. Аннары авторлар материалны сыйныфлап бүлә, әсәрләр яки мәгълүматлар исемлеген тулыландыра – шул рәвешле авторлык программалары барлыкка килә. Аннары гына авторлар коллективлары дәреслек, методик ярдәмлекләр, эш дәфтәрләре төзи. Аларны булдыруда галимнәр генә түгел, ә практик укытучылар да катнаша. - Яңа стандартлар элек булган традицияләрне җимереп, өр-яңаларын тәкъдим итмәде. Алай була да алмый. Алар мәктәпне баштанаяк үзгәртә дип борчылырга кирәкми. Төп яңалык – белем эчтәлеге. Элек укучы укып чыккан әсәрнең эчтәлеген хәтердә калдырырга тиеш иде. Хәзер исә әдәбиятны, әдәбият белеме, әдәбият тарихын бергә бәйләп, бер-берсеннән аерылгысыз итеп укытырга кирәк дигән максат куела. Икенче мөһим яңалык – яңа стандартлар буенча укучы үзе белем алырга өйрәнергә тиеш, - дип сөйләде татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар әдәбияты дәреслекләре авторыФлера Ганиева. Быел шулай ук яңа стандартлар нигезендә беренче тапкыр рус төркемнәре өчен әдәбият дәреслеге булдырылган. Моңа кадәр рус балаларына татар теле һәм әдәбияты бер дәреслектән укытылып килде. Хәзер татар әдәбиятын рус төркемнәрендә аерым предмет буларак укыту мөмкинлеге туды. Беренчеләрдән булып бу авыр эшкә филология фәннәре кандидатлары Әлфия Мотыйгуллина һәм Рамил Ханнанов алынырга җөрьәт иткән. - Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең рус төркемнәре өчен татар әдәбияты дәреслекләре язу бик авыр булды, чөнки моңа кадәр язылган дәреслекләр юк. Рус мохитендә тәрбияләнгән баланы кызыксындыру җиңел түгел бит, - ди Әлфия Мотыйгуллина. Рамил Ханнанов сүзләренчә, татар әдәбиятын дөнья культурасы аренасында карау мөһим. Әдәбият ул бер халыкның тарихы да, байлыгы да – шуны күрсәтү мөһим. Әдәбиятта мәдәният тә, сәнгать тә һ.б. да чагылырга тиеш – татар халкының рухын, менталилетын күрсәтү мөһим, дип саный ул. "Түгәрәк өстәл”гә сөйләшүгә яңа төзелгән дәреслекләрдән укыта башлаган мөгаллимнәр дә килгән. Билгеле, аларның авторларга сораулары күп иде. Алар дәреслекләргә бәяләмә бирергә ашыкмады. Укытучылар сүзләренчә, дәреслекнең яхшымы-юкмы, уңышлымы, нәтиҗәлеме дигән сорауларга җавапны 2-3 елдан соң гына биреп булачак. Аннары бит эш дәреслектә генә түгел. Белем бирүдә ирешелгән уңыш укытучының осталыгыннан да тора. | |
Караулар: 2477 | |