Баш бит » 2014 » Май » 1 » Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада нәтиҗәләре билгеле
22:24
Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада нәтиҗәләре билгеле

    30 апрельдә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.

Татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада 27 апрельдән 1 майга кадәр Казан шәһәрендә үтте. Олимпиада ике турда үткәрелде. Беренче тур-онлайн тест эшләү режимында узды. Биредә 2013 елның 9 декабреннән 25 декабренә кадәр теләге булган һәркем катнаша алырга мөмкин иде. Олимпиаданың дистанцион турында Россия, Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Америка, Кытай, Япония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Австралия һәм Канададан 5 меңгә якын мәктәп укучысы һәм студентлар катнашты. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар Казанда узачак этапта татар телен һәм әдәбиятын иң яхшы белүдә ярышты.

 Мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучысы Игорь Михайловка да беренче турда җиңеп, икенче турда катнашу насыйп булды. Игорь милләте буенча удмурт егете булса да татар телен яхшы белә. Олимпиаданың Казанда үткәрелгән турында ул 3 бәйгедә көч сынашты: интеллектуаль язмача бәйге, иҗади бәйге һәм презентация тәкъдир итү.  Бу сынауларны уңышлы үтеп җиңү яулады һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсенә II Халыкара олимпиаданың призёры -  III урын иясе буларак күтәрелде.
 Афәрин, Игорь! Сиңа алга таба да уңышлар теләп калабыз!
 И. Михайловны әлеге бәйгегә әзерләүче - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әкбәрова Ләйсән Рәүф кызы.


 

Белешмә: Татар теле һәм әдәбиятыннан I Халыкара олимпиада 2012/2013 уку елында үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән турда Россия Федерациясе субъектларыннан, чит илләрдән 1500, ә Казанда үткәрелгән икенче турда - 100 мәктәп укучысы һәм студент катнашты.

Олимпиада нәтиҗәләре

Караулар: 1436 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: конкурс, олимпиада, татар теле