Баш бит » 2013 » Сентябрь » 2 » Татарстан Президенты укучыларны, ата-аналарны, мөгаллимнәрне Белем көне белән котлады
20:09
Татарстан Президенты укучыларны, ата-аналарны, мөгаллимнәрне Белем көне белән котлады
  Бүген - Белем көне. Шул уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларга, аларның ата-аналарына, мөгаллимнәргә котлау юллады. "Кадерле дуслар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, педагогларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасының барлык хезмәткәрләрен чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбрик итәм!
1 сентябрь көнне без һәр елны беренче кыңгырауны, тугрылыклы классташ дусларыбызны, зирәк һәм кайгыртучан укытучыларыбызны һәм остазларыбызны искә алып дулкынланабыз. Белем көне – ул һәркемнең күңел түрендәге, шул ук вакытта барыбызны да берләштерүче, гомумкешелек кыйммәтләренә ия бәйрәм.
Бүген меңнәрчә яшь татарстанлылар өчен заманча, яңа техника белән җиһазландырылган уку йортлары ишекләрен ачты, алар балаларны чиксез белемнәр дөньясына һәм иҗади ачышларга алып керә. Өлкән буын балалары һәм оныклары алдында шундый зур мөмкинлекләр ачылуга шатлана.
Мәгълүм булганча, мәгарифкә салынган инвестицияләр - киләчәкнең нигезе. Республика үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булган нәтиҗәле, конкуренциягә сәләтле мәгариф системасы булдыруны күздә тотып, без баланың мөмкинлекләрен тулы ачу өчен оптималь шартларны балалар бакчаларыннан ук тудырырга омтылабыз.
Масштаблы федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Татарстан мәгарифенең матди-техник базасы елдан-ел камилләшә. Республика алдынгы халыкара тәҗрибәне актив үзләштерә, яңа оригиналь методика һәм технологияләр кертелә. Педагог кадрларны яшәртү буенча эзлекле эш алып барыла, укытучыларның һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы арта. Югары, урта һөнәри, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирүдә уңай үзгәрешләр күзәтелә.
Болар барысы да балаларыбызның киләчәге матур булачагына ныклы ышаныч тудыра.
Укытучыларга, тәрбиячеләргә, профессор-мөгаллимнәр корпусына ихлас күңелдән бәхет, иминлек һәм игелекле эшләрендә яңа уңышлар телим! Ә бүген парта артына утыручылар тырышып, үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә ихтирам белән укысыннар, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсыннар һәм камиллеккә омтылсыннар!”, - дигән юллар бар Татарстан Президентының Белем көне уңаеннан юллаган котлавында.
Караулар: 1313 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Белем көне