Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Биючеләр

Рудольф Хәмит улы Нуриев
                
                                     
   Рудольф Хәмит улы Нуриев (1938 елның 17 марты, Иркутск, ССРБ — 1993 елның 6 гыйнвары, Париж, Франция) — күренекле татар балетмейстеры, балет артисты.
   Ул 1938 елның 17 мартында Иркутск тирәсендә юлда поездда туа. Ул вакытта аның әнисе Фәридә кечкенә кызлары белән Ерак Көнчыгышка — Совет Армиясе политругы булган иренең хезмәт иткән урынына сәфәргә кузгалган була. Туганнарының истәлекләренә караганда, Рудольф поезд Иркутскига якынлашканда дөньяга аваз сала.
    1939 елның июлендә гаилә Мәскәүгә күченә, соңрак сугыш вакытында Уфага эвакуацияләнә. Кечкенә Рудольф бию буенча беренче дәресләрен нәкъ менә Уфада ала.
    Рудольф халык биюләре белән балалар бакчасында таныша башлый, үзешчән балалар ансамбле составында чыгыш ясый. 1949 елда Рудольф Анна Ивановна Удальцова (Мариин театрының элекке биючесе) җитәкчелегендә Укытучылар Йортындагы бию студиясендә шөгыльләнә башлый. 1953 елда ул Уфа опера театры каршындагы балет студиясенә килә, башта статист була, соңрак артист дәрәҗәсенә күтәрелә. 1955 елның 25 августында Нуриев Вагановское училищега укырга керә, күренекле педагог Александр Пушкин сыйныфында 3 ел укый. 1958 елның апрелендә Рудольф Нуриев балет белән шөгыльләнүче студентларның Мәскәүдә узган Бөтенсоюз бәйгесендә бик уңышлы чыгыш ясый, шул ук елның июнендә чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Киров театрының солисты булып китә. Театр сәхнәсендә Нуриев Фрондосо («Лауренсия»), Армен («Гаянэ»), Альберт («Жизель»), Солор («Баядерка») рольләрен башкара. 
   1961 елның 16 июнендә Киров театрының Париждагы гастрольләре вакытында Рудольф Нуриев Көнбатышта калырга карар итә. Анда биюченең карьерасы бик уңышлы дәвам итә. Гомернең соңгы елларында дирижер буларак чыгыш ясый.
Рудольф Нуриев 1993 елның 6 гыйнварында Парижда вафат була. Мәшһүр биюче Сент-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнгән.
                   Истәлек
   Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ел саен Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале уза.
Категория: Биючеләр | Өстәде: Ләйсән (26.02.2012)
Караулар: 5458 | Теглар: Рудольф Нуриев, танылган татар, биюче, артист | Рейтинг: 3.5/2
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]