Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Галимнәр

Камил Әхмәт улы Вәлиев
     
                      
 
Камил Әхмәт улы Вәлиев – танылган галим, фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы, РФА академигы, РФАнең Физика-технология институты директоры(1988 нче елдан).
  Камил Вәлиев 1931 нче елның 15 нче гыйнварында Татарстанның Мамадыш районы Югары Шандыр авылында дөньяга килә. Казан дәүләт университетының аспирантурасын тәмамлый.
1953-1964 нче елларда Казан дәүләт педагогика институтында өлкән укытучы, доцент, физика кафедрасы җитәкчесе.
1964 нче елда Зеленоград шәһәрендә фәнни институт лабораториясендә эшли. 1977-1983 елларда СССР Фәннәр Академиясенең П.Н.Лебедев исемендәге Физика институтында микроэлектроника секторы җитәкчесе. 1984-1988 елларда шунда ук микроэлектроника лабораториясе җитәкчесе, Физика институты директоры урынбасары.
1988 нче елда Камил Вәлиев СССР Фәннәр Академиясенең Физика-технология институты директоры, шул ук вакытта шул университетта квант информатикасы лабораториясен җитәкли.
К.Вәлиев СССР һәм соңыннан Русия электроника сәнәгате үсешенә иң зур өлеш керткән шәхес, фәнни мәктәп башлап җибәрүче.
К.Вәлиев Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасе.
 
                                       Бүләкләре
 
Ленин бүләге (1974)
IV дәрәҗәле «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (1999)
III дәрәҗәле «Ватан алдында күрсәткән хезмәтләре өчен» ордены (2005)
Евгений Завойский исемендәге халыкара бүләк
Октябрь Революциясе ордены
Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
С.А.Лебедев исемендәге бүләк (2000)
Категория: Галимнәр | Өстәде: Ләйсән (24.09.2012)
Караулар: 2604 | Фикерләр: 1 | Теглар: галим, К.Вәлиев | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]