Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Галимнәр

Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев
   
                                              
                          Мирфатыйх Зәки улы Зәкиев 1928 елда туган.
                                        ҮСЕШ БАСКЫЧЛАРЫ
1960 елда, мин Казан дәүләт университетына укырга килгәндә, остазым Мирфатыйх Зәки улы инде филология фәннәре кандидаты, ике дистәдән артык фәнни мәкаләләр һәм 243 битле «Хәзерге татар әдәби теле: Синтаксис» исемле монографиянең авторы, әле яңа гына оешып килә торган татар теле кафедрасының мөдире иде.

Студент елларында онытылмас хатирә булып күңелдә уелып калган бер вакыйга саклана. Ул - остазымның докторлык диссертациясе яклавы. Бу хәл 1963 елның 4 апрелендә булды. Бик яхшы хәтерлим: рәсми оппонент лары - филология фәннәре докторы академик Серебренников, филология фәннәре докторлары Убрятова, Киекбаев М. Зәкиевнең «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага язылган докторлык диссертациясенә югары бәя бирделәр.

Шул ук елда диссертация рус телендә «Синтаксический строй татарского языка» исеме белән аерым монография булып басылып чыкты. Ул Татарстанда гына түгел, элеккеге СССРның барлык төрки республикаларында да киң танылды. Төрки тел белгечләре аны фәнни-тикшеренү эшләрендә өлге иттеләр, аның үрнәгендә үзләренең фәнни синтаксисларын тудырдылар. Хәзер, кырык ел үткәннән соң, курыкмыйча әйтергә мөмкин, М. Зәкиевнең бу хезмәте төрки-татар лингвистика мәктәбенең нигезенә салынган беренче таш булды. Аның стенасына дигән кирпечләре дә озак көттермәде, бер-бер артлы «Синтаксис һәм пунктуация», «Хәзерге татар әдәби теле: Синтаксис», «Современный татарский литературный язык: Синтаксис», татар академик грамматикасының синтаксиска караган өченче томнары: «Татарская грамматика: Синтаксис», «Татар грамматикасы: Синтаксис» кебек саллы хезмәтләре дөнья күрде. Моңа өстәп тагы шуны әйтергә кирәк, аның һәр ел саен диярлек ҮII-ҮШ сыйныфлар өчен төзәтелгән һәм тулыландырылган мәктәп дәреслекләре, студентлар өчен синтаксис буенча кулланмалары чыгып тора.

1970 еллар башында галим фәнни-тикшеренүләрен яңа өлкәгә - тел тарихына, аның аркылы шул телне тудырган халык тарихына күчерде. Юбиляр бу өлкәдәге фәнни ачышларын «Татар халкы теленең барлыкка килүе», «Проблемы языка и происхождения волжских татар», «Татары: проблемы истории и языка», «Төрки-татар этногенезы» исемле монографияләре аша укучы хөкеменә тапшырды. Быелгы юбилей елвшда ул Мәскәүдә «Происхождение тюрков и татар» дигән күләмле хезмәтен чыгарды.

1965 елда Мирфатыйх Зәкиевнең хезмәт юлында кискен үзгәреш булды: аны Казан дәүләт педагогия институтына фән эшләре буенча проректор итеп күчерделәр, аннары ректорлык вазифасын йөкләделәр.

Бу чорда күп профильле кафедралар үзгәртеп корылды, алар базасында бер профильле кафедралар булдырылды. Мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты, физика, педагогика һәм психология кафедралары нигезендә татар теле белеме, татар әдәбияты, теоретик физика, гомуми физика, педагогика, психология кебек бер профильле мөстәкыйль кафедралар төзелде. Кайбер факультетларда һәм институт күләмендә моңа кадәр бөтенләй булмаган яңа кафедралар-химия, вычислительная математика, факультетара чит телләр һәм фәнни коммунизм кафедралары төзелеп, үз эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр.

М. Зәкиев кафедраларны фән докторлары һәм фән кандидатлары исәбенә ныгыту мәсьәләсен куйды һәм 20 елга якын ректорлык итү чорында бу мәсьәләне бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмады. Ул «кафедра җитәкчесе фән докторы, булырга тиеш» дигән таләп куйды һәм аны контрольдә тотты. Нәтиҗәдә, җитмешенче елларда кафедра мөдирләренең күбесе фән докторлары иде. Дәлил өчен А. Ременников. Е. Бушканец, Л. Шакирова, Ю. Гатилов, М. Тутаев, X. Сабиров, Я. Ханбиков, Ф. Ситдиков, В. Нагибаров кебек галимнәрнең фамилияләрен атау да җитә. Ректорның фәнгә, яшьләргә уңай мөнәсәбәте нәтиҗәсендә докторлар саны һаман ишәя торды. Сиксәненче еллар башында Ә. Чинкин, Р. Абзалов, 3. Гатиятуллина, Р. Йосыпов, Җ. Вилькеев һәм башка бик күпләр докторлар сафына бастылар.

М. Зәкиев институт укытучыларының барысының да фәнни-тикшеренү эшендә катнашуын мәҗбүри итеп куйды. Чөнки үз алдына куелган бурычны уңышлы үтәү өчен укытучыга (профессор, доцент, ассистент) фәннең соңгы казанышлары беләк коралланырга, методика өлкәсендә туган яңалыкларны үзләштерергә һәм лекция материалларын шулар белән баетырга кирәк иде. Шуны тәгаен аңлап, укытучылар интенсив рәвештә фәнни һәм фәнни-методик эш белән шөгыльләнделәр, монографияләр яздылар, югары уку йортлары һәм гомуми урта белем мәктәпләре өчен дәреслекләр, ярдәмлекләр һәм программалар төзеп бастырдылар. Мәсатән. җитмешенче елларда институт укытучылары тарафыннан яисә алар катнашында ай саен 35-40 исемдә дәреслекләр, дәрес кулланмалары язылып матбугатка тапшырыла иде.

Ректор студентлар алдына да фәнни эш белән шөгыльләнү бурычын куйды, һәр укытучы студентның фәнни эшенә җитәкчелек итәргә тиеш булды. Ректорат студентларның фәнни оешмасын (СФО) төзеде, һәр факультетта студент ларның фәнни түгәрәкләре булдырылды. Әлеге оешма һәм түгәрәкләрнең киеренке эшчәнлеге нәтиҗәсендә студентларның фәнни эшләре күзгә күренеп җанланды. 1974-1975 уку елында инде көндезге бүлектә укучы студентларның 85-90 проценты фән белән шөгыльләнде.

М. Зәкиев ректорлык иткәндә, студентлар кабул итү ике тапкырга артты. Җитмешенче еллар башында, мәсәлән, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә бер группа, ягъни 25 студент кына алына иде. Бүлеккә студентлар кабул итү саны башта иллегә, аннан соң җитмеш бишкә җиткерелде.

Татарлар бик күп төбәкләрдә яшәсәләр дә, ул вакытта Казан педагогия институты укытучыларны, нигездә, Татарстан мәктәпләре өчен әзерләде. Чит төбәктәге татар мәктәпләре русча укытуга күчеп беткәннәр иде инде. Бу начар чирнең вирусы Татарстан, бигрәк тә Казан мәктәпләренә дә йокты. Әлеге афәттән котылуның бердәнбер дөрес юлы туган телне һәм аның әдәбиятын укытуны яңадан мәктәпләргә кайтару иде. Авыр булса да, боз кузгалды. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә Татарстанның татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр белән бергә, чит төбәкләрдән килгән татар балалары да укый башлады. Ләкин мәсьәләнең тагын бер четерекле ягы калкып чыкты. Үз гомерендә татар телендә бер генә дәрес тыңламаган баладан ничек итеп татар теле һәм татар әдәбиятыннан татарча керү имтиханы алырга? Монда да ярдәмгә ректор килде. Ул бу төр абитуриентларга керү имтиханын рус теле һәм әдәбиятыннан тапшырырга рөхсәт бирде. Бүгенге көндә шул вакытта Казан дәүләт педагогия институтында белем алып чыккан укытучылар үз төбәкләрендә (Омск. Төмән, Пермь, Киров, Пенза һ. б.) татар балаларына үз жган телләрендә дәрес тыңлаталар, татар телен торгызу, саклау һәм үстерүгә үзләреннән өлеш кертәләр.

Ректор укытучы ларның, студент ларның тормыш-көнкүреш һәм эш шартларын яхшырту, институтның матди-техник базасын ныгыту буенча күп тырышлык куйды Мәсәлән, Пушкин урамында күпкатлы ике тулай торак калкып чыкты, Госпитальная урамында физик-тәрбия факультеты бинасы янында дүрт заллы спорт комплексы һәм аның ишегалдында өч катлы уку биналары сафка басты. Тарих-филология факультетына 39 нчы мәктәп бинасы бирелде. Победилово бистәсе янында~Идел елгасы ярында агробиостанция төзелде. Марий-Эл Республикасының Яльчик күле буендагы спорт-сәламәтләндерү лагерында яңа йортлар салынды. Ул яңа җиһазлар белән баетылды. М. Зәкиев ректор булып эшләгәндә, институтның 50 һәм 100 еллык юбилейлары билгеләп үтелде. Мәгълүм булганча, 1918 елда Казан укытучылар институтының исеме педагогия институты дип үзгәрганә. 1968 елда шушы датага туры китереп, аның 50 еллыгы! үткәрелде. Бу истәлекле датаны коллектив укыту-тәрбия, фәнни-тикшеренү өлкәсендә җитди казанышлар һәм уңышлар белән каршылады. Укытучылар хәзерләүдә ирешкән уңышлары өчен РСФСР Верховный Советы Президиумы коллективны Мактау грамотасы белән бүләкләде.



Тантана үткәннән соң, институт тарихын өйрәнеп, аның төзелүенә 50 генә түгел, 100 ел дигән фикергә киләләр. Чөнки хәзерге КДПУ үзенең башлангычын 1876 елда оешкан Казан укытучылар институтыннан ала. Бу архив материаллары белән дә раслана. Шулай итеп, 1976 елның октябрь аенда институтның 100 еллык юбилеен билгеләп үтәргә дигән карар кабул ителә. Ниһаять, 1976 ел - юбилей елы килеп җитте. РСФСР Мәгариф министрлыгы, институтның эшен өйрәнеп бәяләү өчен, 20 пединститут вәкилләреннән торган комиссия җибәрде. Ул коллектив эшчәнлеген бөтен юнәлешләр буенча җентекләп тикшерде, өйрәнде, нәтиҗәсен язма рәвештә РСФСР Мәгариф министрлыгына юллады. Соңгысы, материалны җентекләп өйрәнгәннән соң, партия һәм хөкүмәт органнарына институтны бүләкләү тәкъдимен кергә. Матбугатта СССР Верховный Советы Президиумының 1976 ел, 22 октябрь Указы игълан ителде. Анда «Казан дәүләт педагогия институты педагогия кадрлары хәзерләүдә ирешкән уңышлары өчен һәм оештырылуына 100 ел тулу уңаеннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде» диелә. 1986 елның июнь аенда Мирфатыйх Зәкиев Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына директор итеп билгеләнде.

Исеменнән үк аңлашылганча, институт башта ук күп профильле фәнни учреждение буларак төзелә. Аның галимнәре һәм хезмәткәрләре институт оешкан көннән башлап татар халкының бик күп проблемаларын: телен, әдәбиятын (борынгысын һәм хәзергесен), авыз иҗатын, сәнгатен, тарихын, археологиясен, этнографиясен, иҗтимагый фикер тарихын—гомумән, бөтен матди һәм рухи мирасын өйрәнү белән шөгыльләнделәр һәм хәзер дә шул эшне дәвам итәләр. Сер түгел, Мәскәү, Ленинград (хәзер Санкт-Петербург) шәһәрләрендә, элеккеге союздаш республикаларда бу проблемаларны өйрәнү белән дистәләгән фәнни учреждениеләр шөгыльләнде. Аларда бер үк проблеманы 150-200 кеше өйрәнсә, биредә шуны 10-15 кенә кеше башкарырга тиеш булды. Шулкадәр күпкырлы һәм катлаулы мәсьәләләрне өйрәнүенә карамастан, ул Идел буе төбәгендә бердәнбер академик институт иде, (1946 елның гыйнвар аенда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы составына кертелде), аның мөмкинлекләре шактый чикле иде. Ул озак еллар буена икенче категорияле, ягъни «икенче сортлы» фәнни учреждение булып кала бирде. Биредә хезмәт хакы да СССР Фәннәр академиясенең беренче категорияле институт галимнәре һәм хезмәгкәрләренекеннән сизелерлек түбән булды. Институтның үз бинасы юк иде. Шуңа күрә күп кенә галимнәрнең һәм хезмәткәрләрнең утырып эшләргә урыннары да булмады. Ул финанс-хуҗальж ягыннан СССР Фәннәр академиясенең Физика-техника институтына буйсынган хәлдә яшәде. Татар мәдәниятенең күп гасырлык традицияләрен гомумиләштерүче, аның үсү юлларын һәм мөмкинлекләрен барлап, шул үсешнең теорегик-концептуаль нигезләрен эшләүче институтка, аның галимнәренә һәм хезмәткәрләренә карата бу бик зур гаделсезлек иде.

Институт җитәкчелеге моның белән беркайчан да килешмәде, хезмәткәрләр санын арттыруны, институтның категориясен күтәрүне һәм аңа финанс-хуҗалык ягыннан тулы мөстәкыйльлек бирүне сорап, ул СССР Фәннәр академиясе 8 президиумына күп мәртәбәләр телдән дә, язма рәвештә дә мөрәҗәгать итте. Ләкин фактларга нигезләнгән дәлилле сорауларга җавап һаман бер булды: «Автономияле республика институтына бусы да бик җиткән. Сезгә бирсәң, башкалар да сорый», - дигән җаваптан башка нәрсә ала алмады.

Ләкин тормыш һаман бер генә төсле тормый, үсә, үзгәрә. Сиксәненче елларның икенче яртысында, нститутта үзгәртеп кору эшләре башланды, директор тырышлыгы белән нәкъ шушы елларда галим һәм хезмәткәрләрнең күптәнге хыялларының кайберләре тормышка ашты. Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча СССР дәүләт комитеты карары белән институт 1986 елның июленнән беренче категориягә күчерелде. 1987 елның октябрь аенда ул финанс-хуҗалык ягыннан Физика-техника институтыннан аерылды, финанс мөстәкыйльлеге алды, үз балансын, үз хуҗалыгын булдырды.

Алда институтның үз бинасы булмавы хакында әйткән идем инде. Бу мөшкел хәлдән чыгарга институтка Татарстан партия өлкән комитеты һәм Министрлар Советы җитәкчеләре булышты. Алар тырышлыгы белән институт элеккеге Ленин (хәзер-Кремль) урамында зур булмаган ике бина алды. Дирекция бу биналарга капиталь ремонт ясатты, яңа җиһазлар сатып алды, коллекцияләргә иң бай булган ике бүлекне-археология, кулъязмалар һәм текстология бүлекләрен шунда урнаштырды. Биредә үк фәнни экспедицияләр вакытында табылган, ләкин, урын булмау сәбәпле, төрле җирдә сибелеп яткан кыйммәтле коллекцияләрне урнаштыру өчен ике мирасханә төзетте. Бүгенге көндә кулъязмалар һәм текстология бүлегенә караган мирасханәдә 20 мең данә папкада гуманитар фәннәрнең төрле өлкәләренә караган 170 тән артык шәхси архив фондлары һәм коллекцияләре саклана. Болардан тыш биредә 4000 нән артык кулъязма һәм борынгы чорларга караган сирәк китаплар тупланган. Археология бүлегенә караган мирасханә дә археологик казулар вакытында табылган, ләкин авыллардагы вакытлы корылмаларда саклана торган бай һәм кыйммәтле коллекцияләрне бергә тупларга мөмкинлек бирде.

Дирекциянең перспектив планнарында институт базасында башта Татар энциклопедиясе һәм Тарих институтлары, ә алга таба Тел белеме, Әдәбият, Кулъязмалар, Сәнгать институтлары төзү каралып, аларның структуралары һәм штатлары да эшләнгән иде. Мәгълүм булганча, шулардай әүвәлге икесе гамәлгә ашырылды. 1994 елда институттан аерылып чыккан татар энциклопедиясе бүлеге җирлегендә Татар энциклопедиясе институты, ә 1996 елда институтның тарих, этнография, археология, иҗтимагый фикер тарихы бүлекләре нигезендә Тарих институты төзелде. Соңгысына бераздан тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр бүлеге дә кушылды. Шулай итеп, бер гуманитар институт (Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты) бүлекләре базасында мөстәкыйль өч институт - Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты һәм Тарих институты барлыкка килде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты итеп үзгәртелде. Институтта структур үзгәрешләр үткәрү, бүлекләр санын арттыру бервакытта да үзмаксат булмады. Бу гамәлләр фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрүне күздә тотты. Солдатсыз армия булмаган кебек, фәнни хезмәткәрләрсез фәнни бүлекләр дә, институт та яши алмый. Шуңа күрә, директор фәнни хезмәткәрләрнең санын арттыру, аларның квалификациясен күтәрү бурычын куйды. Ләкин илдә даими рәвештә штат кыскартулар барган заманда, кайберәүләр уйлаганча, моны тормышка ашыру бик җиңел түгел иде. Шуңа да карамастан, дирекция һәм коллектив алга куелган максатына иреште.

Мәгълүм булганча, 1988 елда СССР Фәннәр академиясе институтларында эшләүче гыйльми хезмәткәрләрне сан ягыннан чикләү (лимит) бетерелде. Ул Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге фәнни учреждениеләр өчен генә калды. Институтлар, финанс мөмкинлегеннән чыгып, гыйльми хезмәткәрләрнең санын үзләре билгели башлады. Дирекция бу мөмкинлектән нәтиҗәле файдаланды, юлларын табып, фәнни хезмәткәрләр санын арттыруга иреште.'Мәсәлән, 1986 елда институтта 133 кеше эшләсә, 1993 елашына бу сан 215 кә җитте. Ләкин М. Зәкиевне, директор буларак, сан үсеше генә канәгатьләндермәде, ул аларның квалификацияләрен күтәрү юлларын да тапты.

Фәнни хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен, квалификациясен күтәрүнең берничә юлы бар. Беренчесе - аспирантураның эшчәнлеген яхшырту, икенчесе—өметле яшь галимнәргә докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре язу һәм яклау өчен уңай шартлар тудыру. Директор боларның икесенә дә «яшел ут» бирде. Бүлек мөдирләреннән, аспирантлардан һәм аларның җитәкчеләреннән үз вазифаларын төгәл һәм тулы күләмдә үтәүләрен таләп итте. Аларның тормыш-көнкүреш һәм эш шартларын яхшыртырга тырышты. Бигрәк тә фәндә үзләрен күрсәтергә өлгергән өметле галимнәр өчен докторлык диссертациясе өстендә эшләргә уңай шартлар тудырылды һәм аның нәтиҗәсе дә куанычлы булды. Узган гасырның сиксәненче еллар азагы һәм туксанынчы еллар аралыгында институтның ике дистәдән артык өлкән фәнни хезмәткәре (Җ. Гыйльманов, С. Алишев, X. Корбатов, А. Пегренко, Р. Фәхрегдинов, Ф. Гарипова, М. Арсланов, Р. Әхмәтъянов, Е. Казаков, X. Мәхмүтов, Н. Ханзафаров, Н. Хисамов, Р. Әмирханов, Ф. Баязитова, Д. Рамазанова, Г. Сөләйманова, М. Әхмәтҗанов, Ә. Мәхмүтов, М. Гайнетдинов, М. Хәйруллин, И. Бәширова) докторлык диссертациясе язып яклады, докторлар саны ике мәртәбә артты.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында фәнни-тикшеренү эшләрен оештыруның бер үзенчәлеге бар: фәнни хезмәт язу өчен безнең галимнәр, хезмәткәрләр материалны китапханәләрдән, музейлардан, архивлардан гына түгел, бәлки турыдан-туры халыкның үзеннән дә җыялар, туплыйлар. Фәнни эшнең бу формасы институт төзелгән көннән үк башлана һәм ул бүген дә дәвам итә. Фәнни экспедиция—авыр хезмәт, бигрәк тә хатын-кыз өчен. Директор хезмәткәрләрнең хезмәтләрен мөмкин кадәр җиңеләйтүне, ә файдалы эш коэффициентын күтәрүне күздә тотып, экспедицияләрне комплекслы итеп оештыру тәртибен кертте. Андый экспедицияләр автотранспорт белән тәэмин ителде. Ләкин институтта оештырыла торган һәр экспедицияне комплекслы итеп тә, һәрберсенә автотранспорт биреп тә бетереп булмый. Чөнки институт һәр ел саен Татарстан, Башкоргстан, Мари-Эл, Чувашстан республикаларының, Ульяновск, Саратов, Самара, Пенза, Төмән, Новосибирск, Оренбург, Әстерхан өлкәләренең татар авылларына диалектология, этнография, археология, археография, халык авыз иҗаты һәм сәнгатьнең төрле тармакларына караган материаллар җыю өчен егермедән дә ким булмаган фәнни экспедицияләр оештыра. Анда җыйналган кыйммәтле материаллар эшкәртелә, системага салына, соңыннан китап булып басылып чыга. Мәсәлән, унике томнан торган «Татар халык иҗаты» тупланмасы, алты томлык «Татарстан АССРның археологик картасы», алты томлык «Татар халкының этнографик атласы» (дүртесе басылган), ике томлык (Татар теленең Урга Идел һәм Урал төбәге сөйләшләре атласы» шундый юл үтеп дөнья күрделәр. Бу атласларны төзеп бастыру өчен галимнәрдән белем генә түгел, күмәк көч тә, күп вакыт та таләп ителде. Эшнең кыенлыгын «Татар теленең Урта Идел һәм Урал төбәге сөйләшләре атласы» мисалында күрергә мөмкин. Аңа материал туплау Рязань, Тамбов, Түбән Новгород, Киров, Пенза, Саратов, Ульяновск, Пермь, Екатеринбург, Курган, Чиләбе, Оренбург, Самара өлкәләрендә һәм Мордва, Чувашстан, Удмурт, Татарстан, Башкортстан республикаларында урнашкан 845 татар авылында махсус «Программа...» нигезендә оештырылды. Материал җыйнау 20 елдан артык дәвам итте. Тупланган байлыкны өйрәнү, эшкәртү, бер системага китереп карталарга салу һәм аңлатма-комментарий язу өчен тагын сигез ел вакыт кирәк булды. Ниһаять, 1989 елда үз эченә 240 картаны алган ике томлык «Татар теленең Урта Идел һәм Урал төбәге сөйләшләре атласы» дөнья күрде. Бу эшнең әйдәүчесе, оештыручысы һәм рухландыручысы ул вакытта тел секторы мөдире булыр эшләгән Л. Мәхмүтова булды. Материалны җыйнау һәм аны эшкәртү, атлас хәленә китерүдә бүлек Галимәләре Н. Борһанова, Д. Рамазанова, 3. Садыйкова, Т. Хәйретдинова, Ф. Баязитовалар күп көч куйды. Инде әйтелгәнчә, институтта фәнни экспедицияләрнең туктап торганы юк Экспедиция вакытында табылган материалларны галимнәр өйрәнеп, системага салып фәнни әйләнешкә кертәләр, алар нигезендә докторлык һәм кандидатлык, диссертацияләре язып яклыйлар, фәнни ачышлар ясыйлар. Фәнни экспедицияләр индивидуаль дә, комплекслы да (төрле белгечләр, галимнәр бергә тупланып), халыкара характерда да оештырыла. Мәсәлән, Төркиянең Мәрмәрә университеты профессорь: Надир Дәүләт һәм академик Мирфатыйх Зәкиев җитәкчелегендәге халыкара фәнни экспедиция 1995 елда Татарстан, Башкортстан, Чувашстан республикаларында яшәүче татарларның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнде. Бу материаллар Төркиядә аерым китап булып басылып чыкты.

Фәнни учреждение буларак, директор институтта конференцияләр оештыруга, аларны фәнни дәрәҗәдә уздыруга зур игътибар бирде. Аларда галимнәрнең, хезмәткәрләрнең дә катнашуын таләп итте. Чөнки фәнни конференцияләр—гыйльми тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткереп торуның отышлы формасы да. Алар аша һәр елда эшләгән эшләргә йомгак ясап барыла, төрле күренекле даталар билгеләп үтелә, җитди фәнни проблемалар буенча фикер алышулар үткәрелә. Әйтергә кирәк, конференцияләр планда каралган срокларда һәм югары оешкан дәрәҗәдә уза иде. Мөһим бер факт: соңгы елларда институтның күп кенә конференцияләре чит ил галимнәре катнашында «халыкара» дигән статус белән узды. Мәсәлән, «Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләр һәм заман», «Алтын Урда: тарихы һәм мәдәнияте», «Христиан һәм ислам чиктәшлеге», «Татарлар хәзерге дөньяда», Г. Тукайның, Г. Ибраһимовның 100 һәм 110, Садри Максудиның 115, Гаяз Исхакыйның 120 еллыкларына багышланган юбилей конференцияләре әнә шундый булды. Соңгы ун ел (1990-2000) эчендә илледән артык фәнни һәм фәнни-гамәли конференция үткәрелгән, гнуларның егермедән артыгы халыкара дәрәҗәдә. М. Зәкиев галим буларак та, директор буларак та язылган хезмәтләрнең тузан җыеп ятуы белән бервакытта да килешмәде. Ул аларның китап рәвешендә тизрәк укучыга барып ирешүе өчен тырышты, шуның чараларын күрде. Язылган хезмәтләрне матбугатта чыгару, аларны фәнни җәмәгатьчелеккә, халыкка җиткерә бару - ул институт эшчәнлегенең мөһим бер күрсәткече дә. Узган гасырның соңгы ун елында яшәү бик нык авырлашты, китап чыгаруга, экспедицияләр оештыруга акча бүлеп бирү бик нык кимеде, хәтта хезмәт хакларының тоткарлану очраклары да күзәтелде. Ләкин шундый авыр заманда да институт җитәкчелеге нәшрият эшен икенче планда калдырмады, юлларын тапты, китаплар бастырып чыгару эшен дәвам итте. Мәсәлән, 80 елларның икенче яртысында һәм 90 елларда институт грифы белән һәр елны 30-35 шәхси монография, тематик җыентыклар, төрле типтагы сүзлекләр, югары уку йортлары һәм гомуми урта белем мәктәпләре өчен дәреслекләр, уку ярдәмлекләре нәшер ителде. Аларның күбесе зур коллектив тарафыннан, галимнәрнең көчен, тырышлыкларын координацияләү юлы белән язылды. Хәер, Г. Ибраһимов исемендәге институт өчен бу яңалык түгел. Республика җитәкчелеге кушуы буенча, институт 1987 елда ук рәсми рәвештә барлык гуманитар тикшеренүләрне координацияләү үзәгенә әйләнгән иде. Аның директоры М. Зәкиев, составында ун тармак советы булган, Татарстан һәм татар халкы проблемалары белән шөгыльләнүче 500 гә якын гуманитар галимне берләштергән республика координация советын җитәкләде. Шуңа күрә институтта күп кенә фундаменталь хезмәтләр Татарстан Фәннәр академиясе төзелгәнче үк инде фәнни-тикшеренү институтлары һәм югары уку йортлары галимнәренең уртак тырышлыгы белән язылды. Шулар арасында өч томлы «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге», алты томлы «Татар әдәбияты тарихы», классик язуашхарыбызның сайланма әсәрләре, унике томлы «Татар халык иҗаты» тупланмасы, акйдемик басма дип йөртелә торган «Татар грамматикасы» (рус һәм татар телләрендә өч том). Бу капиталь хезмәтләрнең күбесе республикабызда гына түгел, чит илләрдә дә югары бәя алды һәм алар Татарстан гуманитар фәннәрен дөнья тюркологиясенең алгы сафына чыгардылар.

Институт тарихчылары һәм археологлары татар халкының борынгы, урга гасыр һәм хәзерге чор тарихына караган кыйммәтле хезмәтләр яздылар. Алар арасында комплекслы тикшеренүләрнең иң җитди нәтиҗәсе саналырлык «Урга Идел һәм Урал төбәге татарлары», дүрт томлык «Болгар шәһәре», ике томлык «Казан шәһәре», «Татар халкы тарихына материаллар», «XVIII гасыр азагы-ХХ гасыр башында татар халкының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре» кебек күмәк монографияләр дә, «Төрки-татар этногенезы», «Татар халкы һәм Татарстан тарихы», «Татарстан хезмәт ияләре Бөек Ватан сугышында», «ХҮ-ХҮ1 йөзләрдә дәүләтара мөнәсәбәтләр: «Мәскәү-Казан» кебек шәхси монографияләр дә бар.

Китап белеме, этнография, иҗтимагый фикер тарихы, шулай ук сәнгать белеменең төрле тармакларына караган «Татар китабының башлангычы», «Реформадан соңгы Россиядә татар китабы», «Татар мәгърифәтчелек фикере», «Урга гасырда татар социаль-фәлсәфи фикере», «XIX гасыр уртасы-ХХ гасыр башында Идел буе һәм Урал татарларының хуҗалыгы», «Татар режиссерлык сәнгате» (өч китап), «XX гасыр Татарстан сәнгате» кебек әтрафлы хезмәтләр шулай ук фәнни җәмәгатьчелекнең олы ихтирамын казанды.

Галимнәрнең хезмәтләрен басмага әзерләү һәм аларны нәшер итүне тизләтү өчен, дирекция институтның үз фәнни-нәшрият бүлеген һәм «Фикер» нәшриятын булдырды. Бүген институтны алар эшчәнлегеннән башка күз алдына да китереп булмый. Бу аңлашыла да, чөнки бүлек һәм нәшрият эшчәнлеге китаплар чыгаруны тизләтергә һәм аларның сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирде. Хәзер нинди генә катлаулы текст булмасын, барлык фәнни монографияләрнең, җыентыкларның, сүзлекләрнең оригинал-макегы шушы бүлектә эшләнә.

Үзгәртеп кору чоры башлангач, М. Зәкиев һәм аның җитәкчелегендә галимнәребез, хезмәткәрләребез хаксызга рәнҗетелгән шәхесләребезнең исемнәрен, мирасларын халкыбызга кире кайтару өчен күп тырышлык куйдылар. Аларның тормышы һәм иҗатына багышлап, фәнни конференцияләр (Г. Исхакый, С. Максуди, С. Габәши һәм башкалар) уздырылды, ул материаллар фәнни җыентык булып матбугатта нәшер ителде. Галимнәребез тырышлыгы белән кайберләренең әдәби әсәрләре, фәнни хезмәтләре дөньяга чыгарылды, аларның тормышларына һәм иҗатларына багышлап монографияләр язылды. Мәсәлән, 1988 елда татар халык дастаны «Идегәй» әсәре, 1989 елда Я. Абдуллин җитәкчелегендә Ш. Мәрҗанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар», 2000 елда Г. Гобәйдуллина әзерләгән «Сулган Габяши: Материалы и исследования» фәнни хезмәтләре һәм музыкаль әсәрләре, 1999 елда Ф. Урманчеевның «Народный эпос Идегей», Ф. Гаффарованың «Садри Максуди» исемле монографияләре басылып чыкты. Бүген институтның кулъязмалар һәм текстология бүлеге хезмәткәрләре Гаяз Исхакыйның унбиш томлыгына материал туплау белән мәшгуль. Аның дүрт томы дөнья күрде инде. Төзүчеләре—аткән фәнни хезмәткәрләр Ф. Ибраһимова һәм Л. Гайнанова.

М. Зәкиев, директор буларак, халыкара багланышлар урнаштыруга, 'булганнарын тагын да ныгытуга зур игътибар бирде. Соңгы елларда мондый бәйләнешләр аеруча көчәйде һәм киңәйде. Мәсәлән, галимнәребез Уфада, Англиядә, Шотландиядә, Америкада, Төркиядә, Кытайда халыкара конференцияләрдә катнаштылар, докладлар белән чагышлар ясадылар. М. Зәкиев Уфада, Лондонда , һәм Шотландиядә өч халыкара конгрессны оештыруда турыдан-туры үзе катнашты, аларда докладлар белән чыгышлар ясады. 1996 елның 23-27 сентябрендә Төркиядә үткән тюркологлар съездында Татарстан Республикасы делегациясен дә ул җитәкләде һәм делегецияне Төркия республикасы Президенты Сөләйман Дәмирәл үзе кабул итте. 2000 елның март аенда Төркиянең Самсун шәһәрендә узган «Төрки дәүләтләр арасында дуслык, туганлык һәм бердәмлек» дигән халыкара конгресс эшендә институтның ун галиме катнашты. Академик М. Зәкиев Төркстан халыкара казакъ-төрек университетында лекцияләр укый, университет галимнәре белән бергә хәзерге төрки терминология мәсьәләләрен хәл итү буенча үз фикерләре белән уртаклаша.

Директор М. Зәкиев Россия Фәннәр академиясе, Россия Федерациясенең Мәгариф, Мәдәният министрлыклары фәнни институтлары, Башкоргстан, Казакъ-стан республикалары, Бөекбритания, Финляндия, Төркия кебек ерак чит илләрнең университетлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Бу килешүләр нигезендә институт Казан дәүләт университеты, Төркия хөкүмәте янындагы Ататөрк исемендәге мәдәният, тел һәм тарих җәмгыяте, Төркия гуманитар академиясе, Төрки дөньяны өйрәнү фонды галимнәре белән бергәләп «Гомумтөрк грамматикасы», «Гомумтөрк сүзлеге», «Гомумтөрк тарихы», Төрки халыкларның фольклоры һәм язма әдәбияты антологиясе» кебек әтрафлы хезмәтләр язуда катнаша.

Институт галимнәре фәнни-тикшеренүләр белән беррәгтән, дәүләт, хөкүмәт, мәдәният, мәгариф органнары гозере буенча да күп төрле эш башкарды. Мәсәлән, «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы», 1998-2001 елларда Татарстанда мәдәниятне үстерүнең республика программасы проектлары һәм татар телендә югары белем бирүне оештыру, татар язуын латин графикасына күчерү концепцияләре институт галимнәренең турыдан-туры катнашында язылды.

М. Зәкиев эшчәнлегенең соңгы ун елы Татарстан Фәннәр академиясе белән тыгыз бәйләнгән. 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясен төзү эше башланды. Татарстан Республикасы Президенты М. ТИ. Шәймиевнең 1991 ел 30 сентябрь Указы белән академик-учредительләр составы расланды. Анда, әлбәттә, М. Зәкиев фамилиясе дә бар иде. Бу җаваплы вазифаны аңа фән докторларыннан гына торган тел белеме галимнәре җыелышы ышанып тапшырды.

1992 ел башында академиянең тармак бүлемнәре төзелде. Гуманитар бүлемнең академик-секретаре итеп бертавыштан М. Зәкиев сайланды. Бу бүлемгә башта барлык иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр кертелде, аларны координацияләү буенча академик-секретарь зур эш җәелдерде, чөнки республикада Фәннәр академиясен төзүнең максаты да шул иде. Хакыйкый әгъзалар, мөхбир әгъзалар, фән докторлары җитәкчелегендә фәнни советлар төзелде. Алар үз эшләрен 1992-2005 елларга төзелгән план-программа нигезендә алып бардылар. 1995 ел ахырына фәнни советларның саны 18 гә җитте. Алар иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче 900 дан артык югары уку йортлары укытучыларын, фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләрен берләштерде. 1996 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Президиумы карары белән гуманитар фәннәр бүлеме базасында мөстәкыйль ике бүлем—гуманитар, социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлемнәре төзелде. Беренчесенә академик-секрегарь итеп академик М. Зәкиев, икенчесенә академик М. Мәхмүтов сайланды.

Академик М. Зәкиевнең купкырлы фәнни, административ һәм җәмәгать эшчәнлеге рәсми органнар тарафыннан да, җәмәгатьчелек тарафыннан да киң танылды. Күп санлы дәүләт бүләкләре, фәнни дәрәҗәләр, мактаулы исемнәр-аның күпьеллык намуслы һәм фидакәрь хезмәте нәтиҗәсе. Фән үсешенә һәм югары квалификацияле фәнни кадрлар тәрбияләү эшенә керткән зур хезмәтләре өчен М. Зәкиевкә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Юбиляр—дөньякүләм танылган шәхес һәм аның хезмәтләре иң йогынтылы хезмәтләрдән санала. Моны Англиянең Кембридж, Американың Роли шәһәрләрендә урнашкан халыкара биографик институтлар (үзәкләр) үткәртми конкурс нәтиҗәләре дә раслый. 1992 елда Кембриджда үткәрелгән биографияләр конкурсларының икесендә М. Зәкиев җиңеп чыкты. Беренче конкурста җиңү аңа «1992 елның халыкара иң абруйлы кешесе» дигән исем китерсә, икенчесе буенча ул «Казанышлар өчен XX йөз бүләге»нә лаек булды. Американың Роли шәһәрендәге Биографик үзәк тарафыннан үткәрелгән 2000 елның март аенда Төркиянең Самсун шәһәрендә узган «Төрки дәүләтләр арасында дуслык, туганлык һәм бердәмлек» дигән халыкара конгресс эшендә институтның ун галиме катнашты. Академик М. Зәкиев Төркстан халыкара казакъ-төрек университетында лекцияләр укый, университет галимнәре белән бергә хәзерге төрки терминология мәсьәләләрен хәл итү буенча үз фикерләре белән уртаклаша.

Директор М. Зәкиев Россия Фәннәр академиясе, Россия Федерациясенең Мәгариф, Мәдәният министрлыклары фәнни институтлары, Башкоргстан, Казакъ-стан республикалары, Бөекбритания, Финляндия, Төркия кебек ерак чит илләрнең университетлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм үзәкләре белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде. Бу килешүләр нигезендә институт Казан дәүләт университеты, Төркия хөкүмәте янындагы Ататөрк исемендәге мәдәният, тел һәм тарих җәмгыяте, Төркия гуманитар академиясе, Төрки дөньяны өйрәнү фонды галимнәре белән бергәләп «Гомумтөрк грамматикасы», «Гомумтөрк сүзлеге», «Гомумтөрк тарихы», Төрки халыкларның фольклоры һәм язма әдәбияты антологиясе» кебек әтрафлы хезмәтләр язуда катнаша.

Институт галимнәре фәнни-тикшеренүләр белән беррәгтән, дәүләт, хөкүмәт, мәдәният, мәгариф органнары гозере буенча да күп төрле эш башкарды. Мәсәлән, «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Татарстан Республикасы Законы, «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы», 1998-2001 елларда Татарстанда мәдәниятне үстерүнең республика программасы проектлары һәм татар телендә югары белем бирүне оештыру, татар язуын латин графикасына күчерү концепцияләре институт галимнәренең турыдан-туры катнашында язылды.

М. Зәкиев эшчәнлегенең соңгы ун елы Татарстан Фәннәр академиясе белән тыгыз бәйләнгән. 1991 елда Татарстан Фәннәр академиясен төзү эше башланды. Татарстан Республикасы Президенты М. ТИ. Шәймиевнең 1991 ел 30 сентябрь Указы белән академик-учредительләр составы расланды. Анда, әлбәттә, М. Зәкиев фамилиясе дә бар иде. Бу җаваплы вазифаны аңа фән докторларыннан гына торган тел белеме галимнәре җыелышы ышанып тапшырды.

1992 ел башында академиянең тармак бүлемнәре төзелде. Гуманитар бүлемнең академик-секретаре итеп бертавыштан М. Зәкиев сайланды. Бу бүлемгә башта барлык иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр кертелде, аларны координацияләү буенча академик-секретарь зур эш җәелдерде, чөнки республикада Фәннәр академиясен төзүнең максаты да шул иде. Хакыйкый әгъзалар, мөхбир әгъзалар, фән докторлары җитәкчелегендә фәнни советлар төзелде. Алар үз эшләрен 1992-2005 елларга төзелгән план-программа нигезендә алып бардылар. 1995 ел ахырына фәнни советларның саны 18 гә җитте. Алар иҗтимагый һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә эшләүче 900 дан артык югары уку йортлары укытучыларын, фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләрен берләштерде. 1996 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Президиумы карары белән гуманитар фәннәр бүлеме базасында мөстәкыйль ике бүлем—гуманитар, социаль-икътисади һәм хокук фәннәре бүлемнәре төзелде. Беренчесенә академик-секрегарь итеп академик М. Зәкиев, икенчесенә - академик М. Мәхмүтов сайланды.

Академик М. Зәкиевнең купкырлы фәнни, административ һәм җәмәгать эшчәнлеге рәсми органнар тарафыннан да, җәмәгатьчелек тарафыннан да киң танылды. Күп санлы дәүләт бүләкләре, фәнни дәрәҗәләр, мактаулы исемнәр-аның күпьеллык намуслы һәм фидакәрь хезмәте нәтиҗәсе. Фән үсешенә һәм югары квалификацияле фәнни кадрлар тәрбияләү эшенә керткән зур хезмәтләре өчен М. Зәкиевкә Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты дигән мактаулы исемнәр бирелде.

Юбиляр—дөньякүләм танылган шәхес һәм аның хезмәтләре иң йогынтылы хезмәтләрдән санала. Моны Англиянең Кембридж, Американың Роли шәһәрләрендә урнашкан халыкара биографик институтлар (үзәкләр) үткәртми конкурс нәтиҗәләре дә раслый. 1992 елда Кембриджда үткәрелгән биографияләр конкурсларының икесендә М. Зәкиев җиңеп чыкты. Беренче конкурста җиңү аңа «1992 елның халыкара иң абруйлы кешесе» дигән исем китерсә, икенчесе буенча ул «Казанышлар өчен XX йөз бүләге»нә лаек булды. Американың Роли шәһәрендәге Биографик үзәк тарафыннан үткәрелгән конкурслар да академик М. Зәкиев файдасына тәмамланды. Беренче конкурста җиңү нәтиҗәсендә аның исеме «Дөньяның иң танылган биш мең кешесе» дигән китапка кертелде. Икенче конкурста җиңү нәтиҗәсендә М. Зәкиев «Дөньяның иң күренекле 500 йогынтылы шәхесе» арасына керде. Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр академиясенең һәм Халыкара төрки академиянең хакыйкый, Төркия Республикасы Төрек Дил курумының шффле әгъзалары булып тора.

Академик М. Закиев—500 дән артык фәнни хезмәт авторы. Шуларның 50 гә якыны аерым китап һәм брошюра рәвешендә басылып чыкты. 150 дән артык китап һәм җыентыкларның гыйльми редакторы. Ул кырыктан артык фән кандидаты әзерләде, туларның унысы—Г. Саттаров, Р. Йосыпов, X. Абдурахманов (Ташкент), С. Поварисов (Уфа), Ф. Сафиуллина, Д. Сәлимова һ. б.—инде үзләре дә фән докторлары, профессорлар.

М. Зәкиевнең тагын бер күркәм сыйфатын язмый китсәм, зур хилафлык булыр кебек. Аның тюрколог-галимнәр арасында да, хезмәттәшләре арасында да, гомумән, тормыш-көнкүрештә дә дуслары бик күп. Ул алар белән бәйләнешне беркайчан да өзми, хәлләрен белешеп, мөмкин булганда ярдәм итеп тора, үзенә ярдәм күрсәткән, игелек кылган кешеләрне беркайчан да онытмый. Мисалга үзенең докторлык диссертациясенә оппонент булган башкорт галиме, танылган тюрколог профессор Җ. Киекбаевка булган олы ихтирамын әйтү дә җитә. Бу ике галим арасындагы дуслык һәркемгә үрнәк булырлык. Алар бер-берсенә һәрвакыт булышып, ярдәм итешеп яшәделәр. Профессор Җ. Киекбаев Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге студентларына лекцияләр укырга еш килә иде. «Кунак ашы кара-каршы» дигәндәй, М. Зәкиев тә бурычлы булып калмады, ул да Башкорт дәүләт университетының башкорт һәм татар бүлеге студентларына лекцияләр укыды, махсус курслар алып барды. Җ. Киекбаевның вафатыннан соң, М. Зәкиев аның турында «Дәртле йыр» исемле китап язып, бу олы җанлы галимнең исемен мәңгеләштерде. М. Зәкиевкә шушы китабы өчен Башкортостан Республикасының Гафури районы карары белән Җәлил Киекбаев исемендәге бүләк бирелде. М. Зәкиевнең кешелеклелеге аның үзенә кадәр пединститут ректоры булып эшләгән Ю. Туишевка, Г. Ибраһимов исемендәге институтның элеккеге директоры Я. Абдуллинга булган дустанә мөнәсәбәтендә дә ачык чагылды. Ул аларның икесенә дә ихтирамлы булды, кылган гамәлләрен хөрмәтләде, институт хезмәткәрләренең дә бу шәхесләргә игътибарлы, ихтирамлы һәм миһербанлы булуларына иреште.

«Халыкны дөньяга олы шәхесләр таныта»,—дип әйтергә ярата М. Зәкиев. Шуңа күрә ул татар халкы тарихында билгеле бер эз калдырган олпат әдипләрнең мирасын җентекләп өйрәнә, аларның халкыбыз тарихында тоткан урыны һәм роле турында яңа-сүз, яңа фикер әйтә.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул яшьләргә хас дәрт-дәрман белән фәнни процессны яңартып кору өстендә эшләвен дәвам итә.
Чыганак
Категория: Галимнәр | Өстәде: Ләйсән (26.02.2012)
Караулар: 4573 | Теглар: танылган татар, Мирфатыйх Зэкиев, галим | Рейтинг: 5.0/1
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]