Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Язучылар

Каюм Насыйри
Каюм Насыйри (1825-1902) - күренекле мәъгрифәтче галим, язучы, педагог. Матур әдәбият, халык авыз иҗаты, филология, педагогика, математика, тарих, география, биология, астрономия һ.б. фәннәр турында кырыктан артык хезмәт иҗат итә. Казан университетында оештырылган Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенең әгъзасы булып сайлана. К.Насыйри үзенең бөтен гомерен безнең халкыбызны агартуга, аңа мәдәни, әдәби, педагоглык, хезмәте күрсәтүгә багышлый., татар халкының телен әдәби, гыйльми калыпларга сала, татар балаларын, беренче буларак, русча укытуга җиң сызганып керешә, кагылу-сугылуларга карамастан, шуны тормышка ашыра. Менә шушы сыйфатлары К.Насыйрины үз чорының иң мәшһүр мәгърифәтчеләренең берсе итеп таныта.
Категория: Язучылар | Өстәде: Ләйсән (10.09.2015)
Караулар: 2023 | Теглар: галим, язучы, Каюм Насыйри | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]