Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Язучылар

Ризаэддин Фәхретдинов
Ризаэддин Фәхретдинов (1859-1936) - күренекле язучы, журналист, тарихчы, педагог. Зур күләмле тарихи, әдәби һәм педагогик хезмәтләр авторы. Р.Фәхретдинов халыкның культура дәрәҗәсен үстерүне, белемен арттыруны яклап чыга. Аның иҗатында акыл һәм белемнең чикләнмәгән көченә ышану, мәгърифәтне ялкынлы пропагандалау һәм үстерү, үз халкын бәхетле итәргә омтылу ачык күренә. Мәдрәсәне тәмамлагач, укытучы булып эшли, аннары Уфадагы мөселман идарәсендә мөфти киңәшчесе булып сайлана. 1906 елдан Р.Фәхретдинов иҗади хезмәткә күчә, башта "Вакыт" газетасы эшендә катнаша, аннан соң озак еллар иҗтимагый-педагогик һәм әдәби-публицистик "Шура" журналының баш мөхәррире һәм төп язучысы була. 1922 елда Р.Фәхретдинов мөфти итеп сайлана һәм Уфада яши.
Категория: Язучылар | Өстәде: Ләйсән (10.09.2015)
Караулар: 1784 | Теглар: Ризаэддин Фәхретдин | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]