Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Язучылар

Шиһабетдин Мәрҗани
Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - күренекле галим, тарихчы, этнограф һәм педагог. Мөселман руханиларының каршы килүләренә карамастан, Ш.Мәрҗани гомере буена Казан мәдрәсәсендә һәм Татар укытучылар мәктәбендә укыта. Киң карашлы галим буларак, Ш.Мәрҗани фәннең күп тармаклары белән кызыксына. Безнең күз алдыбызга Мәрҗани киң мәгълүматлы философ, әдәбиятчы, гел белгече, тарихчы буларак килеп баса. Ул шулай ук археология, этнография, нумизматика, астрономия, география, медицина тарихы һәм фармакология, музыка һәм сәнгатьнең башка төрләре белән дә кызыксына һәм алар хакында, татарлардан беренче буларак, тирән мәгънәле һәм төпле фикерләр әйтеп калдыра. Ш.Мәрҗани тарафыннан мәгърифәтчелек рухында 30 дан артык зур фәнни хезмәт язылган.
Категория: Язучылар | Өстәде: Ләйсән (10.09.2015)
Караулар: 2105 | Теглар: Шиһабетдин Мәрҗани | Рейтинг: 4.0/2
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]