Баш бит » Язмалар » Танылган татарлар » Язучылар

Заһидә Бурнашева

Заһидә Бурнашева (1895-1977) - татар демократик әдәбияты тарихында якты эз калдырган язучы. Ул яшьтән үк рус телен өйрәнә, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, шулай ук Кольцов, Пушкин, Лермонтов кебек классикларның әсәрләрен яратып укый. 1914-1915 елларда З.Бурнашева "Гыйффәт Туташ" псевдонимы белән үзенең шигырьләрен бастыра башлый. Аның "Вакыт" газетасында да мәкаләләре басыла. Революция елларында З.Бурнашева лирик шагыйрь, публицист һәм иҗтимагый эшлекле буларак, күпсанлы мәкаләләр бастыра.

Категория: Язучылар | Өстәде: Ләйсән (10.09.2015)
Караулар: 1985 | Теглар: Гыйффәт Туташ, Заһидә Бурнашева | Рейтинг: 0.0/0
Барлык фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Теркәлү | Керү ]