Баш бит » 2010 » Май » 19
  Мәктәбебездән 12 укучы бөтен Русия күләмендә үткәрелгән бу тел белеме конкурсында катнашты. Күптән түгел нәтиҗәләр билгеле булды: дүрт укучыбыз, иң югары балл җыеп, 1нче урынны алдылар. Бу - 7нче сыйныф укучысы Михайлов Игорь (укытучы - Латыпова Л.Ф.), 8нче сыйныфтан Мамаева Алина (укытучы - Акбирова Л.Р.), 11нче сыйныфтан Андреева Алеся (укытучы - Акбирова Л.Р.), 11нче сыйныфның татар төркеменнән Миннемуллина Фәнүзә (укытучы - Латыпова Л.Ф.). Тулырак мәгълүматны  бирелгән сылтамадан кереп белергә мөмкин:  http://www.odardetikazan.3dn/ru
Караулар: 3509 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.05.2010

   Укытучы бу тормышта нинди бүләкләргә лаек? Заман укытучысы өчен бүгенге көндә ниләр кирәк?
Әлбәттә, бу сораулар гасырлардан бирле бирелеп килә. Укытучы елында да бу сораулар бирелмәсә, ахмаклык булыр иде. Әмма сорау биреп кенә калырга түгел, ул сорауларга җаваплар да табарга кирәк. Җавап табып калырга гына түгел, укытучыга хезмәтенә күрә хөрмәт күрсәтә белергә кирәк.
Бу максаттан дәүләтебез беренче адымнарын ясый башлады инде. Бу адымнар әле алай зур булмаса да, аларның инде булуы шатландыра.
    Шундый адымнарның берсе - укытучыларны компьютер һәм ноутбуклар белән тәэмин итү. Бу максаттан оештырылган бәйгеләрнең берсе "Укытучыга - компьютер" ("Компьютер - учителю") дип атала. Әлбәттә, компьютер хәзер инде әле мәктәпкә кермәгән балада да бар. Көн дә мәгълүмат белән эшләүче укытучылар өчен компьютер кирәк тә кирәк.
Караулар: 2044 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 19.05.2010