Баш бит » 2012 » Март » 16
    Кукмара районы Березняк авылы гомуми урта белем бирү мәктәбендә районыбыз мәктәпләренең укучылары арасында 2012 нче елның 12 нче маенда сәләтле балаларны барлау, үстерү, якташ шагыйребез Рәниф Шәрипов иҗатына кызыксыну уяту максатыннан шигырь укучылар конкурсы үткәреләчәк.
   Бәйгедә 7 яшьтән алып, 18 яшькә кадәрге укучылар катнаша ала.
I төркем - 7-10 яшь
II төркем - 11-14 яшь
III төркем - 15-18 яшь
   Иң яхшы башкаручылар дипломнар һәм автор тарафыннан язылган рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк.
Караулар: 1665 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 16.03.2012