Баш бит » 2012 » Апрель » 1 » 2012 нче ел өчен Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле
10:23
2012 нче ел өчен Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле
     Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия, 2012 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясен дәгъва кылуга тәкъдим ителгән әсәрләр һәм хезмәтләрне карап тикшергәннән соң, түбәндәге кандидатларны тәкъдим итү турында карар чыгарды:

1. Салитова Фәридә Шәриф кызы. "Музыкальные драмы Салиха Сайдашева: роль жанра в становлении татарской профессиональной музыки” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1988 ел), "Салих Сайдашев. Жизненный и творческий путь” ("Бриг” нәшрияты, Казан, 2011 ел) китаплары өчен;

2. Шаһиева Розалина Гомәр кызы. "Кара мәрҗән” (Татарстан газета-журнал нәшрияты, Казан, 1997 ел), "Ниса” ("Мастер Лайн” нәшрияты, Казан, 2003 ел) шигъри җыентыклары өчен;

3. Булатова Клара Гариф кызы. "Келәү” (Казан, 2011 ел), "Каурый канат – җил атым” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2006 ел) китаплары өчен;

4. Кәримов Камил Әдһәм улы. "Ком сәгате” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2000 ел), "Сакау күке” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) романнары өчен;

5. Гыйззәтуллина Флера Сабирҗан кызы. "Башкаемда – дөнья исәпләре” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2007 ел) китабы өчен;

6. Бикчурова Нәбирә Миңнәхмәт кызы (Н. Гыйматдинова). "Парлы ялгыз” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2003 ел), "Мәхәббәттә гөнаһ бар” (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2008 ел) китаплары, "Хатыннар сагышы” (Н.Гыйматдинова. Повестьлар. Беренче китап. "Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2010 ел) повесте өчен;

7. Мир-Хәйдәров Рауль Мирсәет улы. "Пешие прогулки”, "Двойник китайского императора”, "Масть пиковая”, "Судить буду я” романнар тетралогиясе һәм "Черная знать” сериясеннән "За все – наличными” ("Идел-Пресс” нәшрияты, Казан, 2006 ел) романы өчен;

8. Кузьминых Софья Даниловна. Г.Тукай истәлегенә багышлап традицион милли күн мозаикасы техникасы нигезендә башкарылган хезмәтләр циклы өчен (2009-2010 еллар);

9. Сәйдашева Земфира Нурмөхәммәт кызы. "Песенная культура татар Волго-Камья” ("Матбугат йорты” нәшрияты, Казан, 2002 ел) китабы өчен;

10. Фәйзрахманов Айдар Фәйзрахман улы. 2002-2010 елларда ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбленең концерт программалары сериясе өчен;

11. Якупов Илдус Дәүләт улы. "Синяя птица” ораториясе (2009 ел) һәм төрле еллардагы вокаль әсәрләре өчен;

12. Салаватов Ренат Салават улы. Опера-балет сәнгатен саклау һәм үстерү эшенә зур өлеш кертүе, Көнбатыш Европа, рус, татар композиторлары әсәрләрен югары дәрәҗәдә башкаруы, М.Мусоргскийның "Борис Годунов”, Ж.Бизеның "Кармен”, Р.Ахиярованың "Шагыйрь мәхәббәте”, Г.Доницеттиның "Лючия ди Ляммермур”, В.Гаврилинның "Анюта”, Н.Җиһановның "Җәлил” әсәрләре буенча һ.б. премьера спектакльләрен куюы өчен;

13. И.Ф.Сәйфуллин, С.П.Шәкүров, А.В.Головин, З.М.Садыйков, А.Г.Саттаров, А.К.Даишева, З.Ш.Галиуллин, Р.М.Зәбиров. "Кол Шәриф мәчете” архитектура комплексын иҗат иткән өчен.
Караулар: 1519 | Өстәде: Ләйсән | Теглар: Тукай премиясе