Баш бит » 2012 » Апрель » 08
   Урамда, гаиләдә, мәктәптә, эштә татарча аралашудан тыш, интернетта да татарчага күчәбез! Бер ай булса да бөтен галәм татарларның мәш килеп чөкердәшеп үз телләрендә тәмләп сөйләшкәнен күрсен әле?!
2012 елның 1 апреленнән 26 апрельгә кадәр "Интернет татарча сөйләшә!” акциясе уза. Аның оештыручысы – "Үзебез” яңа буын хәрәкәте. Акциянең төп бурычлары – интернетта татарча аралашу, татар хәрефләрен кулланып язышу гына түгел, ә төрле телләрдә эшләүче интернет ресурсларны татар телендә куллануга өндәү.
Караулар: 1534 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 08.04.2012