Баш бит » 2013 » Июнь » 09
 Бәйрәм якынлашканда күпләр, һава торышы белән кызыксынып, интернет челтәрендә "казына” башлый. Синоптиклар ниләр вәгъдә итә, янәсе. Температураның түбәнәюен, яңгыр, көчле җил "тамга”ларын күргәч, кәефнең кырылуын белсәгез икән?! Җәйнең беренче көнендә үк Сабантуйга дип алып куйган күлмәкне кимичә калам, дип борчылуны да өстәсәң, бәйрәмнең тәмам яме бетә...
  Районыбыз Сабан туе алдыннан да көннәр бераз салкынча торды. Аның каравы бәйрәмдә җил дә вакытында исте, кояш та кирәкле вакытта гына кыздырды. Һәркемнең кәефе күтәренке, йөзендә шатлык чаткылары иде. Аллы-гөлле шарлар, төрле төсле тасмалар белән бизәлгән тугайның матурлыгын әйтеп бетерерлек түгел. Күпергә якынлашуга, күңелле шау-шу, ыгы-зыгы эченә бөтерелеп кереп киткәнеңне сизми дә каласың...
   Бәйрәмгә ашыгучы ак яулыклы апалар, түбәтәйле абзыйлар яныннан да җитез генә уза алмадык. Аларның яшьлекләрен искә төшереп, ул вакыттагы Сабан туе белән бәйле хатирәләрен тыңлау үзе бер күңелле бит.
  -Уен-көлке, җыр-биюгә әвәс булгангамы, милли бәйрәмебез - Сабан туен элек-электән яраттым, - ди Кукмарада яшәүче Камәрия апа Гаянова. – Мин үзем тумышым белән Актаныш якларыннан. Безнең авылда бәйрәмгә әзерлек бер- ... Дәвамы
Караулар: 1616 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 09.06.2013