Баш бит » 2013 » Ноябрь » 30
   Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча II Халыкара Олимпиадага старт бирелде. Аның максаты - Россиянең башка төбәкләре һәм чит илләрдә татар телен, милләтен, аның үзенчәлекләрен саклап калу, яшь буын вәкилләрендә Тукай теленә карата хөрмәт, ә иң мөһиме, кызыксыну уяту.
   Кагыйдә буларак, чарада 14тән алып 25 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша ала. Олимпиада Татарстанның дәүләт телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү буенча Дәүләт программасы кысаларында үткәрелә.
  Узган ел бу бәйге беренче мәртәбә уздырылды һәм үзенең татар милләтен саклап калуда ни дәрәҗәдә зур роль уйнавын исбатлап күрсәтте. Олимпиадада барлыгы 1500дән артык яшь буын вәкиле катнашты. Араларында Россия төбәкләре белән беррәттән Финляндия, Кытай, Төркия, Украина, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Төркмәнстаннан да вәкилләр бар иде. Быел бу чараның популярлыгы тагын да зуррак булачак, дип ышандыра оештыручылар.
   Бәйге ике өлештән тора. Аның беренче турына гаризалар кабул итү башланып китте инде. Моның юлы бик гади - Казан федераль университетының сайтына кереп, махсус теркәлү узарга гына кирәк. Әлеге гамәлне 20 декабрьгә кадәр башкарырга мөмкин.
   Аннары исә теркәлү узганнарга шушы ук сайтта махсус тестлар чишәргә т ... Дәвамы
Караулар: 1370 | Өстәде: Ләйсән | Өстәү вакыты: 30.11.2013