09:08 2013 нче елгы Г.Тукай бүләге ияләре | |
![]() Рәссам Ильяс Айдаров – 2005-2012 елларда Габдулла Тукайга багышланган сәнгать әсәрләре һәм Уральски белән Казандагы Тукай музейларында үткән тематик күргәзмәләре өчен.
Язучы Нәбирә Гыйматдинова– "Мәхәббәттә гөнаһ бар”, "Синдә минем хакым бар” китаплары, "Хатыннар сагышы” әсәре өчен. Актриса Алсу Гайнуллина– Осетин драматургы Геор Хугаевның "Кара чикмән” әсәрен сәхнәләштергәндә Биртәтә образын, Гаяз Исхакыйның "Курчак туе” әсәрен Мансур Гыйләҗев һәм Ризван Хәмид инсценировкасында сәхнәләштергәндә Наташа образын, Зәки Зәйнуллинның "Арбалы хатыннар” әсәрен сәхнәләштергәндә Сөяксез Гайшә образын тудырган өчен. Рәссам Софья Кузьминых– Тукайга багышлап күн мозаикасы белән башкарылган әсәрләре өчен. Композитор Шамил Тимербулатов– "Җиңүнең хатын-кыз йөзе” исемле бишенче симфония өчен. Гадәттә бүләкләрне 30 август – Татарстан республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көндә Камал театры янында Татарстан президенты тапшыра. Чыганак | |
Караулар: 1587 | | |